Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта

Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе узган елда иминият взнослары күчерелеп барылган 256 мең пенсионерның пенсияләрен гариза кабул итмичә генә кабат исәпләде.

Пенсия күләме фиксацияләнгән коэффициентка арттырыла торган гадәти индексациядән аермалы буларак, әлеге кабат исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсиягә зуррак сумма өстәлә. Шулай да, кабат исәпләү барышында пенсиянең максималь артуы 2020 ел бәясеннән чыгып исәпләнгән 3 пенсия коэффициенты, ягъни 279 сум белән чикләнә. (2020 ел коэффициенты бәясе хезмәт эшчәнлеге агымдагы 2020 елда туктатылган очракта алына).

Иминият пенсиясен арттырудан тыш, 1 августтан пенсионерларга пенсион тупланмалары исәбеннән түләнелүче тупланма пенсия, ашыгыч пенсион түләү һәм берьюлы бирелүче түләү күләме дә арта. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләү фактына караганда (эш бирүчеләрнең пенсион тупланмага күчерә торган акчалары хәзерге вакытта иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлдерелә) идарәчел компанияләрнең акчаларны инвестицияләве нәтиҗәләренә күбрәк бәйле.

Пенсияләрне кабат  исәпләү 1748 пенсионерга, ашыгыч түләү алучы 1022 һәм тупланма пенсия алучы 1470 пенсионерга кагыла. Аларның айлык түләүләре 2020 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча корректировкакоэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланма пенсия өчен ул 9,1 %, пенсия тупланмаларын софинанслау дәүләт программасында катнашучылар алачак ашыгыч пенсион түләүләр өчен 7,9 % тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев