Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

10 февральдә Баландышта узган көрәш ярышларыннан репортаж

10 февраль көнне Баландыш төп мәктәбе базасында атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, Ленин һәм Хезмәт Кызыл байрагы орденнары кавалеры Миңнегали Сафин призына 2000 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде. Анда сигез командадан йөздән артык көрәшче катнашты. Уникенче тапкыр Теләче балалар һәм...

10 февраль көнне Баландыш төп мәктәбе базасында атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, Ленин һәм Хезмәт Кызыл байрагы орденнары кавалеры Миңнегали Сафин призына 2000 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде.

Анда сигез командадан йөздән артык көрәшче катнашты. Уникенче тапкыр Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан үткәрелүче ярыш быел да зур оешканлык белән үтте. Балаларның ярышка теләп килүләре, бирелеп һәм зур тырышлык белән көрәшүләре әллә кайдан күренеп тора. Чөнки аларның күбесе алдан әзерләнгән, спорт залында үзенең осталыгын һәм көчен арттырган.

Шуңадыр, бу юлы да шәхси беренчелектә җиңүчеләр дә, җиңүче командалар исемлеге дә зур үзгәреш кичерде. Кемдер күнегүләр вакытында җәрәхәт алган, икенчеләрнең - Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәсе, өченчеләрнең - фән олимпиадасында, сәнгать фестивалендә катнашасы бар. Өстәвенә, хоккей уены белән чаңгыда шуу да ымсындыра... Шуңа да карамастан, районыбыз бренды булган татарча көрәшне дә онытырга ярамый. Элек көрәшкәннәр һәм җиңгәннәр ни дияр?! Ярыш алдыннан гына спортзалга килеп бернигә ирешеп булмаганын биш яшьлек сабый да аңлый. Көрәш белән һәрдаим шөгыльләнгәндә генә көндәшләреңне җиңеп, уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Район беренчелегенең җиңүчеләре дә һәм аларның тренерлары да моны яхшы аңлый. Айдар Минһаҗев (Шәтке), Марсель Дәүләтшин (Югары Кибәхуҗа), Эмиль Биктаһиров (Олы Нырсы), Рәсүл Гаязетдинов (Югары Кибәхуҗа), Данил Галимов (Баландыш), Ильмир Галәветдинов (Олы Нырсы), Илһам Камалиев (Олы Мәтәскә). Тәбрис Фәләхов (Олы Нырсы), Иршат Әбҗәлилов (Шәтке), Эмиль Мәүлин (Шәтке), Мөхәммәт Хәбибуллин (Иске Җөри), Алмаз Сәетов (Иске Җөри), Илнар Вәлиәхмәтов (Олы Мишә) үз үлчәү авырлыкларында беренче урынны яуладылар. Аларны һәм башка призлы урын яулаган укучыларны бәйгенең төп сәбәпчесе Миңнегали ага Сафин, "Ак Барс банкы" ның Теләчедәге өстәмә офисы директоры, яшьлегендә татарча көрәш буенча район, республикакүләм ярышларның күп тапкырлар җиңүчесе һәм призеры булган спорт остасы Фидәил Мортазин, "Сөт иле - Теләче" агрофирмасы җитәкчесе Атлас Гайнетдинов котлады. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр, истәлек бүләкләре һәм акчалата премияләр, ә җиңүче командага Кубок тапшырылды. Моннан тыш, бәйгедә балалар бакчасына йөрүче нәни балалар да көч сынашты. Алар: Азамат Яруллин, Ибраһим Хәйретдинов, Раил Тимербаев (Баландыш) һәм Ислам Мараковлар (Теләче). Яшь батырларыбызга да бүләкләрне Миңнегали ага Сафин өләште. Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе дирекциясе ярышларны үткәрүдә матди һәм рухи ярдәм күрсәткәннәре өчен "Сөт иле - Теләче" агрофирмасы җитәкчелегенә, Баландыш төп мәктәбе коллективына ихлас рәхмәтен белдерә.

Командалар беренчелеге исә түбәндәгечә хәл ителде: беренче урында - Шәтке, икенче урында - Олы Нырсы, өченче урында - Баландыш һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбе командалары. Аннары Югары Кибәхуҗа, Иске Җөри, Теләче һәм Олы Мишә урта мәктәбе командалары.

Ярышларның төп сәбәпчесе булган Миңнегали аганың ил-көн алдында куйган хезмәтенә килсәк, яшьлегендә нинди генә техниканы йөгәнләргә туры килми аңа: машина да йөртә, тракторга утырып җир дә сөрә, комбайн белән басулар да иңли. 7 мең центнер ашлык суктырып алу ул заманда оста комбайнчыларның гына хыялы була. Миңнегали ага 45 ел дәвамында 278 мең центнер ашлык суктыра. Фидакарь хезмәте өчен Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнә. Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов 81 яшен тутырган хезмәт ветераны Миңнегали Сафинга яшьләребезне ватанпәрвәрлек үрнәгендә тәрбияләүдә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдереп, истәлек бүләге тапшырды. Миңнегали ага исә үз чыгышында ярышка килгән балаларны хезмәт яратып, тәрбияле, белемле ир-егет булып үсәргә өндәде.

Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев