12 декабрь - Россия Конституциясе көне
Хөрмәтле райондашлар! Сезне иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан ихлас котлыйбыз.
Конституция - югары юридик көчкә ия иң мөһим документ. Төп Законыбыз күпмилләтле Россия Федерациясенең ныгуында, илебезнең сәяси-икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итүдә, дәүләт идарәсен һәм җирле үзидарә институтының ныгуы өчен ныклы нигез барлыкка китерүдә хәлиткеч роль уйнады. Конституция илдәге хокук системасының үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен, эчтәлеген билгели. Илдәге Законны белү һәм аннан дөрес итеп файдалану - заман таләбе. Төп Законны белү тормышыбызның сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Күмәк, иҗади хезмәтебез һәр кешенең Конституция тарафыннан якланган хокукын һәм иреген тәэмин итәр дигән ышаныч бар. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев