Теләче Информ

Теләче районы

18+
Главные новости

2020 елга йомгак ясалды

Бүген, ягъни 29 декабрь көнне, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте базасында семинар-киңәшмә булып үтте.

Ширкәтнең техника паркында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә сүз районыбыз хуҗалыкларында техника ремонтының барышы турында барды. Шулай ук киңәшмәдә запас частьләр, ашлама белән тәэмин ителеш, авыл хуҗалыгын цифрлаштыру, җитештерелгән продукция өчен субсидияләтә дәүләт ярдәмен алу мәсьәләләре дә калку күтәрелде. Җитәкчеләргә күрсәтмә әсбап буларак, “Игенче” ширкәтендә техника ремонтының барышы, ашлык суктыру һәм терлек азыгы әзерләү комбайннарының кышкы сакланышы күрсәтелде. Шушы көннәрдә генә биредә ремонт остаханәсенә электр җылыткычы куйганнар, механизаторларның хезмәт шартлары бермә-бер уңайланган. 
 
Фәнил Гаязов. 
 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев