Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

2021 елда машина йөртү таныклыгын алыштыру турында нәрсә белергә кирәк?

Һәр автомобильче иртәме-соңмы таныклык алмаштыру проблемасы белән очраша.

Йөртү таныклыгының гамәлдә булу срогы күпме?
Һәркем үзенең машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу срогы тәмамланган датаны белергә тиеш. Закон нигезендә ул 10 елга бирелә. Әмма аны кайбер очракларда вакытыннан алда алмаштырырга да туры килә, әйтик, машина йөртү таныклыгын урлау, югалту, шәхси мәгълүматлар үзгәрү, яңа категорияле машина йөртүче булу, автомобиль белән идарә итү мөмкинлеген чикләүче яңа медицина күрсәткечләре барлыкка килү.

Таныклык алмаштыру өчен нинди документлар кирәк?
Машина йөртү таныклыгын алыштыру өчен гариза, паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ, машина йөртүче таныклыгы, фоторәсем, № 003-В/у формасы буенча медицина белешмәсе, дәүләт пошлинасы түләү турында чек кирәк булачак. 2021 елда машина йөртү таныклыгын алыштыру өчен гаризаны ЮХИДИ бүлегендә, күпфункцияле үзәкләрдә, дәүләт хезмәтләре сайтында бирергә була.

Бәясе күпме?
Таныклык алыштыру машина йөртүчедән билгеле матди чыгымнар таләп итә. Салым кодексы нигезендә дәүләт пошлинасы түләнергә тиеш. Ул пластиктан ясалган милли машина йөртү таныклыгы өчен 2000 сум тәшкил итәчәк; яңа буын пластик нигезендә чыгым материалларыннан әзерләнүче милли таныклык өчен – 3000 сум; халыкара машина йөртү таныклыгы, шул исәптән югалган яки яраксызга чыккан таныклыкны алыштыру – 1600 сум.
Медицина белешмәсе өчен түләү машина йөртүчегә, медицина учреждениесе һәм категорияләргә карап, уртача 1000-4000 сумга төшәчәк.
Кайбер медицина учреждениеләрендә нарколог һәм психиатрдан белешмә алуга аерым түләргә кирәк булачак, ике белгеч өчен дә якынча 500-1500 сум тәшкил итәчәк.
Фотограф хезмәте өчен түләргә кирәкми, соңгы вакытта ЮХИДИ бүлекчәләрендә машина йөртү таныклыгына фотога төшәргә мөмкинлек бар.

Вакытында алыштырылмаса, штраф салынамы?
Срок чыкканчы берничә атна кала ЮХИДИга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әгәр автомобильче йөртү таныклыгының гамәлдә булу срогы чыгуын белмичә рульгә утырса, аңа штраф салына (Административ хокук бозулар кодексының 12.7нче маддәсе):
– хокукы булмаган килеш идарә иткән өчен 5000нән алып 15 000 сумга кадәр штраф билгеләнә.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев