Теләче Информ

Теләче районы

18+
Главные новости

27 декабрь - Коткаручылар көне

Хөрмәтле коткаручылар! Сезне Яңа ел бәйрәме алдыннан билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.

Коткаручы - иң куркыныч һәм җаваплы хезмәт. Сез - һәрчак уяу, гадәттән тыш хәлләрдә беренче булып ярдәмгә ашыгучы һөнәр ияләре. Табигать бәла-казалары, янгыннар вакытында, юлларда килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә бәлага юлыкканнарга профессиональ дәрәҗәдә күрсәткән ярдәмегез кешеләрнең гомерен саклап кала. Урманнарда адашканнар, бикләнеп калганнар коткарыла. Сез оператив вәзгыятькә һәрчак әзер торасыз, мөһим операцияләрдә катнашып, бурычларыгызны тиешле югарылыкта үтисез.

Мөхтәрәм коткаручылар! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, хезмәттә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар, киләсе елның гадәттән тыш хәлләрсез, тыныч узуын телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев