30 октябрь көнне “Маяк” кафесында чәй табыны артында көрәшчеләребезне хөрмәтләү тантанасы булып узды (+ФОТОЛАР)
30 октябрь көнне "Маяк" кафесында чәй табыны артында традицион көрәшчеләребезне хөрмәтләү тантанасы булып узды. Сәбәбе дә бар: октябрь көннәрендә Казанда "Ак барс" көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призында үткәрелгән ярышта районыбыз җыелма командасы Биектау, Зәй, Балтач, Мамадыш кебек көчле командаларны җиңеп беренче урынны яулады. Шөкер, соңгы елларда...
30 октябрь көнне "Маяк" кафесында чәй табыны артында традицион көрәшчеләребезне хөрмәтләү тантанасы булып узды.
Сәбәбе дә бар: октябрь көннәрендә Казанда "Ак барс" көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призында үткәрелгән ярышта районыбыз җыелма командасы Биектау, Зәй, Балтач, Мамадыш кебек көчле командаларны җиңеп беренче урынны яулады.
Шөкер, соңгы елларда районыбыз җыелма командасының әлегедәй мәртәбәле ярышларда алдынгылар сафыннан төшкәне юк. Хәер, бу алдынгылык инде чирек гасыр дәвам итә дисәк тә ярый.
Яңадан торгызылган Теләче районында лидерлыкны районыбызның беренче җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә Хәлил Шәйхетдинов, Фәннур Мөхетдинов, Фидәил Мортазин, Рафак Хәлиуллин һәм Рамил Корбановлар кебек спорт осталары башлап җибәрсә, бүген алар салган матур көрәш юлын Фирзәр Гыйниятуллин, Раил Нургалиев, Илдар Гыйниятуллин, бертуганнар Илдар һәм Раил Мараковлар, Динар Кәримуллин кебек яшьләребез лаеклы дәвам итә.
Хөрмәтләү чарасында да әлеге һәм башка исемнәр муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм тантана кунаклары тарафыннан кат-кат телгә алынып, алар тарафыннан җыелма команда көрәшчеләре һәм тренерлар адресына матур теләкләр әйтелеп, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр, чәчәкләр тапшырылды.
Мәкаләнең дәвамын "Теләче" газетасының 2 ноябрь көнне чыгачак санында укый алачаксыз.
Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев