Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

4 март көнне солдат аналары белән булган очрашудан репортаж

8 нче март-Халыкара хатын-кызлар көне буларак игълан ителсә дә, ничектер, күңелгә Әниләр бәйрәме булып кереп калган. Элек-электән бу көнне әниләрне зурлау матур гадәткә кергән. 4 нче март көнне район үзәк китапханәсендә узган чарага да уллары бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган Теләче авылында яшәүче солдат аналары чакырулы иде. - Улларыбыз бергә...

8 нче март-Халыкара хатын-кызлар көне буларак игълан ителсә дә, ничектер, күңелгә Әниләр бәйрәме булып кереп калган. Элек-электән бу көнне әниләрне зурлау матур гадәткә кергән. 4 нче март көнне район үзәк китапханәсендә узган чарага да уллары бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган Теләче авылында яшәүче солдат аналары чакырулы иде.
- Улларыбыз бергә хезмәт итсә дә, әле бер-беребез белән очрашып, күрешеп сөйләшә алган юк иде. Кемнең улы кайда хезмәт итә, кайтырына ничә көн калган, хәбәрләшеп торалармы - бәйнә-бәйнә сөйләшеп, елашып алдык, - ди солдат анасы Анна Сәетова.
Әйе, солдат хезмәте - солдатныкы инде… Монда сине жәлләп баштан сыйпаучы әниең дә, ул пешергән тәмле ризыклар да юк. Ләкин шулай да, зарланмый безнең егетләр, һәрхәлдә, язган хатлары шул хакта сөйли.
«Сездән хат килеп төшкәч, бик гаҗәпләнеп калдым. Рәхмәт сезгә, шулай авыл хәлләрен язып хат салганыгыз өчен. Туган якларга кайтып килгән кебек булдым. Монда бар да яхшы, әйбәт ашаталар, күп нәрсәгә өйрәтәләр. Әнием, син дә борчылма, сагынсаң да, еларга тырышма. Миңа догаларың ярдәм итә», - дип китапханәгә хат язып салган бүгенге көндә Йошкар Ола шәһәрендә хезмәт итүче Рәнис Хуҗин.
Еламыймы соң инде, хатларны тыңлый-тыңлый бөтен әни елап утыра…
Әнә шулай хатлар укый-укый, шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды бу матур, күңелгә җылылык бирүче очрашу кичәсе.

Ике улым да хезмәттә

Солдат аналары арасында бүгенге көндә ике улы да армиядә булган Флера Җәләлетдинова да бар. Илнур һәм Илсур Архангельск өлкәсе, Мирный шәһәрендә хезмәт итә.
- Улларым бер-бер артлы укуларын бетерде дә, военкоматка икесен бергә алыгыз дип үзебез бардык. Кечерәге юашрак булып үсте, шуңа да бергә җибәрәсе килде. Бергә хезмәт итәләр, хәтта караватлары да янәшә тора. Болары исән-имин кайтса, әле тагын ике улым бар, - ди олы йөрәкле ана.
- Сагынасызмы, дип сорыйсыз, әлбәттә, сагынам. Аллага шөкер, кайтыр көннәре җитеп килә. Әни, елама, солдатка бармаганнарның әниләре еласын ди олы улым, - дип, яшь аралаш елмая Флера апа.

«Бер елда «дед» булмыйсың…»

Китапханәдә узган очрашу кичәсенә Теләче районы ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов та килгән иде. Әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, аларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте ул.
- Борчылмагыз, әниләр, бар да яхшы булыр. Хәзер армия башкача, безнең замандагы төсле түгел. «Дедовщина» дип тә уйламагыз, бер ел эчендә кем «бабай»га әйләнсен?! Килеп хезмәт итү белән кайтыр вакытлары да җитә бит,- ди уенын-чынын бергә кушып запастагы майор.
Үзенең ничек хезмәт итүен, авылдан килгән хатлар, кызык хәлләр турында сөйләп, Рәис абый моңсуланып утырган әниләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде.
Китапханәдә һәр чара җылы атмосферада уза. Солдат аналары белән очрашу кичәсен дә традициягә кертеп, ел да зурлап уздыра алар. Быел да, районда эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы белән берлектә, әниләр очрашуны мул чәй табыны артында дәвам итте. «Безне очраштырган өчен, бер-беребез белән күрештергән өчен, улларыбызны онытмаганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә», - дип таралышты әниләр.
Әйе, Ана йөрәге баласы белән күзгә күренми торган җепләр белән бәйләнгән, бу җепләрне тагын да ныграк тоташтыручы әлегедәй чаралар алдагы елларда да кабатланыр, бу аналар рәтенә башкалары да кушылыр. Ә без аларга сабырлык, күңел тынычлыгы, улларының исән-имин кайтуларын телик!
Алсу Җиһаншина
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X