Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

5 апрель – районда референдум

Бүгенге көндә Татарстанда бик күп уникаль социаль проектлар эшли. ТР лидеры һәм хөкүмәт өчен әлеге программаларда халыкның катнашуы, аны тормышка ашыруда булышлык күрсәтүе мөһим. Үзара салым программасы да шундый проектның берсе.

2013 елдан башлап Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән, республика бюджетыннан финансланучы, җирле территорияләрнең үсешен тәэмин итү проекты эшли башлады. Ягъни әлеге программа халыктан җыелган үзара салым хисабына төзекләндерү, яңарту эшләре алып баруны күз уңында тота. Халык үзе үк, яшәгән җирлектә актуаль проблемаларны чишә алачак. 2014 елда районда үзара салым җыю буенча референдум үткән иде, быел 5 апрель көнне районда янә референдум үтәчәк. Халыктан җыелган акчага һәр авыл җирлегендә планга кертелгән эшләр башкарылачак. Үзара салым хисабын, дәүләт халыктан җыелган бер сум акчага өстәп тагын дүрт сум бирә. 2013-2014 елларда республикада 675 муниципаль берәмлек үзара салым буенча референдум үткәрде. Үзара салымнан җыелган акчалар юлларны төзекләндерү, зиратларны, урам утлары, чишмәләрне, күперләрне төзекләндерү һәм карап тору, һәйкәлләрне реконструкциияләү кебек эшләр өчен тотыла. Республика буенча 2015 елда 745 муниципаль берәмлектә үзара салым буенча референдум үткәрелергә планлаштырыла. 17 март көненә булган мәгълүматлар буенча инде республиканың 14 муниципаль районының 263 муниципаль берәмлегендә референдумнар үткәрелгән.
24 март көнне муниципаль район башлыгы бүлмәсендә, районда үтәчәк референдум уңаеннан Теләче авыл җирлеге депутатлары белән түгәрәк өстәл үзды. Очрашу район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендә үтте. Район үзәгендә һәр балигъ булган гражданга үзара салым 250 сум күләмендә билгеләнде. Теләче авыл җирлеге депутатлары районда үзара салым җыю сүлпән бара дигән фикер җиткерде. Һәм бу уңайдан төрле чаралар оештырырга кирәклеген дә ассызыклап үтте алар.
- Һәр сайлау округында халык белән очрашып аңлату эшләре алып бару кирәк. Һәрберебез төзек юллардан йөрергә, авылларыбызның да төзек булуын тели. Дәүләт мондый мөмкинлек биргәндә, файдаланып калырга кирәк. Быел референдумны иртәрәк үткәрәбез, алда җәй айлары, кышка кадәр планга кертелгән барлык эшләрне дә башкарып чыгарга кирәк, - диде район башлыгы Илдус Зарипов.
"Үзара салымны кая һәм ничек түләргә мөмкин соң? Бу хакта казначылык департаментының район бүлеге җитәкчесе Гөлфия Шиһабиева: «Акчаны "Ак барс" банк кассаларына түләргә мөмкин, акчалар банкта аерым счетта саклана. Һәр тотылган сумма буенча контроль алып барыла", -диде.
Үзебез яшәгән җирлектә, матур һәм уңайлы тормыш булдыру бары тик үзебездән тора. Үзара салым җыю буенча референдумда актив катнашып, киләчәгебез өчен тавыш бирик.
Лилия Кыямова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев