Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алан яшьләре сөлге җыю йоласын оештырды

Без үткәннәрне онытырга тиеш түгел: бай һәм тирән мәгънәле милли көйнең матурлыгын, рәсем сәнгатен,әдәбиятен, горыф- гадәт, йолаларын.

Безнең балалар буыннан-буынга күчеп килгән милли гореф-гадәтләрнең, йолаларның югалып бару чорында яшиләр. Җырларда , биюләрдә, уеннарда сакланып килгән йолаларның киләчәк буыннарда да кабатлануына, саклануына, онытмасларына ышанасы килә.

Алан авылы яшьләре, балалары белән татар халкының мили культурасының чыганакларын ныгыту нигезеннән сөлге җыю йоласын оештырды. Сабантуй үткәрү өчен һәрбер йортка кереп, җырлап-биеп, сабантуй турында мәгълүматлар биреп, бүләкләр жыеп, бәйрәмгә чакырганнар алар.

Бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән Алан авылы яшьләренә,балаларга,гармунчы Замалиев Зөфәр абыйга зур рәхмәтләрен җиткерә мәдәният хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев