Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алгарыш яшьләрдән активлык сорый

Татарстанда яшьләр оешмалары инициативасы белән «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте барлыкка килде. Бу вакыйга Казан шәһәрендә 13 апрель көнне узган «Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!» форумының төп нәтиҗәсе булды.

Форумда безнең районнан Теләче районы Башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм аларның хокукларын яклау Комиссиясе сәркатибе Рәхим Ихсанов катнашты. Рәхим, үз хезмәтеннән тыш, иҗтимагый эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Ул ТРсы Дәүләт Советы каршында эшләүче иҗтимагый яшьләр палатасының Теләче районы вәкиле. Районыбыздагы проблемаларны республика күләмендә күтәреп, хәл итү буенча эш алып бара. Без Рәхим Ихсанов белән форумның форматы, стратегиясе, тематикасы, бурыч һәм максатлары турында сөйләштек.
- Беренче чиратта шуны әйтергә кирәк, ике атна элек Казанда эшли башлаган «Президент белән бергә» иҗтимагый инициативалар үзәге эшли башлады. Бу кыю мөрәҗәгать барлык татарстанлыларның да игътибарын җәлеп итте. Вакыйгалар шулхәтле кызу үсеш алды, инде 13 апрель көненә республикабызның һәр районыннан 300гә якын кеше «Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!» форумына җыйналды. Форумның төп максаты - татарстанлыларны берләштерү, Президент программалары һәм масштаблы инициативаларын башкаруда терәк һәм таяныч булу, халыкның иҗтимагый активлыгын үстерү. Без бары тик үзебез генә Татарстаныбызны тагын да яхшырак итә алачакбыз. Ә моның өчен, һәр кешенең республика үсешенә үз өлешен кертүе зарур.
- Форумның төп идеясе нидән гыйбарәт?
- Моны исеменнән үк аңлап була, без бергә булабыз икән, димәк без барысын да булдыра алачакбыз. Форум кысаларында эшчәнлек тагын да эффективрак булсын өчен, өч махсус секциягә бүленеп эшләдек. Шуның беренчесендә «Стратегия-2030» турында сөйләшенде. Стратегияне барлыкка китерү идеясе Татарстан республикасы лидеры Рөстәм Миңнехановныкы. Документлар өстендә экспертлар белән беррәттән, гади халык та эшли. Татарстанда хакимият халык фикеренә таяна. Рөстәм Миңнехановның стратегиясе һәр татарстанлы өчен киң перспектива һәм гарантияләр тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан социаль-икътисади юнәлешләр буенча лидерлык позицияләрен ныгытты. Хәзер, ил өчен гади булмаган вакытта, республикабызның үсеше өчен берләшү бик мөһим. «Стратегия-2030» - Татарстанның киләчәк үсеше, нинди социаль-икътисади юнәлештә үсүен, белем бирү сыйфаты, сәламәтлек саклау, халкыбызны социаль яктан яклау өстендә эшли.
- Форум барышында нинди нәтиҗәләр ясалды?
- Иң мөһиме - берләшү! Республика үсеше программа һәм инициативаларын тормышка ашыруда шәхси үрнәк күрсәтү. «Президент белән бергә» хәрәкәтенең актив эшчәнлеге инде башланды. Хезмәтнең беренче карлыгачы булып - якын арада һәр сәяси сорау буенча да үткен һәм ачык позициясе булган шәхси сайтыбыз барлыкка килер.
Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев