Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алмаларыгыз коелса - агачны тукландырыгыз

Алмагачларны бакча сезоны дәвамында дүрт тапкыр тукландырырга кирәк.

Бакчачылар, әлбәттә инде белә: җимеш агачларын үз вакытында һәм дөрес ашлау - аларның сәламәтлеге һәм зур уңыш нигезе.

 

Алмагачларны бакча сезоны дәвамында дүрт тапкыр тукландырырга кирәк: язын - апрельнең икенче яртысында, чәчәк ата башлаганда, алмалары өлгерә башлаганда һәм уңышны җыеп алгач.

Алмагачны ашлау зонасын дөрес билгеләү мөһим. Ул кәүсәдән 50-70 см ераклыкта башлана һәм аның ботаклары беткән тирәлеккәчә җәелдерелә.

  • Алмагачны беренче ашлау өчен 4-5 чиләк тирес черемәсен кулланырга мөмкин, аны агач тирәли сибәләр. Мочевина кулланырга да ярый. Аны 1 агачка 400-500 грамм исәбеннән сибәләр.
  • Алмагачны икенче тапкыр ашлау өчен махсус эремә әзерлиләр. Норма - 1 агачка 50 литр. Әзерләп куелган суга 250 гр суперфосфат, 150 гр мочевина һәм 200 гр сернокислый калий кушарга. Мочевина урынына 1,5 литр кош тизәге дә ярый. Әлеге тукландыру ысулын кулланганда, эссе ел фасылында башкарылганга күрә, агачка суны ашлаганчы да һәм ашлаганнан соң да сибәргә кирәк.
  • Алмалар өлгерә башлаганда өченче тапкыр ашлыйлар. Бу юлы катнашманы 1 агачка 30 литр исәбеннән әзерлиләр. Моның өчен 3 гр коры натрий гуматын кайнар суда эретеп, әзерләп куелган суга салалар (коры гуматны норма буенча сыегына алыштырырга була). Аннары 130 гр нитрофоска (катлаулырак итеп әйткәндә азотлы-фосфорлы-калийлы ашлама) өстиләр. Яхшылап болгатып, ашлау зонасына кертәләр.
  • Алмагачны дүртенче тапкыр тукландыру вакытында 30-40 литр суга 300 грамм сернокислый калий һәм суперфосфат кушып болгаталар. Әгәр дә уңышны җыеп алганнан соң яңгырлы һава торышы торса, әлеге ашламаларны алмагачны ашлау зонасына коры килеш сибәргә дә ярый.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев