Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авыл ипотекасын алуда ниләр үзгәрде?

Яңалыклар кертелсә дә, кызыксынучыларның саны кимеми.

Узган ел республикада авыл ипотекасы дәүләт программасы старт алды һәм уңышлы гына эшләп тә китте. Программаның максаты — авыл җирлекләрен үстерү. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр иткәнчә, үткән елны 3,6 млрд сумга 1,6 мең кешегә ташламалы ипотека бирелгән.

Быелның өч аенда гына да 466 гаилә кредит алырга өлгергән.  Ипотеканы 25 елга кадәр алырга була, аны әлегә Россельхозбанк һәм Сбербанк бирә.

Ипотека халык саны 30 меңнән артык булмаган территорияләр өчен каралган. Кредитны җир участогы алуга һәм торак төзүгә, яңа торак йортта фатир алуга, булган участокта йорт салуга алырга мөмкин. Әзер торакка килгәндә, ул ташландык хәлдә булмаска һәм анда яшәү өчен шартлар: ут, су, канализация, җылыту системалары кертелгән булырга тиеш.

Авыл ипотекасы программасына кергән үзгәрешләр:

  • авыл ипотекасы программасы буенча биш каттан да биек булмаган күпфатирлы торак йортларда гына фатир алып була;
  • авыл ипотекасы программасы буенча торак алганда, беренче взнос акчасын кертү өчен ана капиталын кулланырга ярый;
  • милек хокукын рәсмиләштергәннән соң алты ай дәвамында заемщик ипотекага алынган яки төзелгән торакта теркәлергә тиеш. 180 көн дәвамында бу хактагы документларны банкка бирмәгән очракта, кредит оешмасы ипотеканың процент ставкасын күтәрә ала;
  • кредит алган көннән ике ел эчендә торак йортны төзеп бетерү турындагы таләпләр бозылган очракта, банк ипотека буенча ставканы яңадан карарга мөмкин;
  • йорт төзү өчен җирнең милектә булуы таләп ителми, җир арендада булырга мөмкин. Ул җир дәүләт яки муниципалитет җирендә булырга тиеш.

Элек ипотека рәсмиләштергәндә эш стажы соңгы эш урынында алты ай диелгән булса, быелдан өч айдан ким булмаска тиеш. Кредитның максималь суммасы — 3 млн сум. Кредит 25 елга бирелә. Беренче түләү 10 проценттан да ким булмаска тиеш. Ипотеканы еллык 0,1-3 процент күләмендә ташламалы ставкасы буенча алырга мөмкин.

Чыганак: INTERTAT

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев