Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авылны тагын саныйлар

Микросан алу шуның белән үзенчәлекле: ул авылларда гына үтә. Шушы уңайдан без 19 август көнне Гөлназ Шәфигуллина белән Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенә кергән авылларда авыл хуҗалыгы микросан алуның барышы белән танышып кайттык.

Участокта әлеге эшкә Инзилә Даутова җаваплы. Бу көнне без Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Роза Миңнебаева (рәсемдә), Мөдәрис Камалов һәм Хатип Әсәдуллиннар хуҗалыгында узган сораштыруларның шаһиты булдык. Респондентлар әлеге мөһим дәүләткүләм чараның ни дәрәҗәдә җитди, кирәкле эш икәнен аңлаган хәлдә, микросан алучының сорауларына төгәл һәм тулы итеп җавап бирергә тырыштылар. Рәсемнән күренгәнчә, Инзилә махсус эпикировка (плащ, жилет, бейсболка, фонарь, сыбызгы) һәм таныклык, шулай ук планшет белән тәэмин ителгән.

- Бу эштә беренче тапкыр гына катнашмыйм. Моңарчы да сынатканым булмады. Иншаллаһ, монысында да микросан алуны тиешле срокта һәм зур төгәллек белән башкарып чыгачагыма нык ышанам. Эш күләме алдагы сан алулар белән чагыштырганда бермә-бер ким һәм микросан алу вакыты да уңайлы ел фасылына куелган. Казаклар, Кече Кибәхуҗа һәм Олы Кибәхуҗа авылларында йөреп сораштырулар алып барам. Алдан үткәрелгән уку вакытында Дәүләт статистикасы җирле бүлеге җитәкчесе Гөлназ Нәгыймулла кызы Шәфигуллина безгә вазифаларыбызны башкарырга, халык белән ничек аралашырга кирәклеген өйрәтте, - дип таныштырды безне микросан алуның барышы белән әлеге участокта хезмәт куючы Инзилә Даутова.

Шунысы игътибарга лаек, 2001 елда Россия тарихында беренче тапкыр бер елда өч сан алу үтә: халык санын, кече бизнесны икътисади исәпкә һәм авыл хуҗалыгы микросан алулар. Аларның барысында да заманча технологияләр кулланыла. Икътисади сан алу 1 апрельгә кадәр үткәрелде. Ә авыл хуҗалыгы сан алуы 1 августтан башланды һәм 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгында сан алу 2006 һәм 2016 елларда ун елга бер тапкыр үткәрелде. 2016 елдан биш кенә ел вакыт үткәнлектән, быелгысы микросан алу дип атала. Аның максаты: илнең аграр ресурсы һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе структурасы турында тулы һәм чынбарлыкка тәңгәл килүче мәгълүмат җыю.

Микросан алу шуның белән үзенчәлекле: ул авылларда гына үтә. Бу эшкә билгеләнүчеләр бары шәхси хуҗалыкларга гына керәләр. Калган оешма вәкилләре, фермерлар, статистика бүлегенә килеп, сан алу битләрен үзләре тутыралар. Мәгълүматлар инструкторларга көндәлек тапшырыла һәм эшкәртелә. Әмма сан алучылар һәр йорт саен йөрмиләр. 2016 елда булган авыл хуҗалыгы сан алуында 6 мең йортка керелгән булса, бу юлы сайлап алу формасында уза. Микросан алу барышында сан алучы Инзилә Даутова шәхси милек хуҗаларыннан җир ресурслары һәм алардан файдалану турында, авыл хуҗалыгы культураларын чәчү һәм күпьеллык үсемлек мәйданнары, җимеш агачлары, аларның төрләре, бакчадагы теплицалар турында мәгълүмат, терлек, кош-кортның баш саны, җитештерү инфракструктурасы һәм хуҗалык эшчәнлеге турында сорады.

- Чараны уздыру авыл хуҗалыгы биләмәләрен үстерүнең ныклы стратегиясен тормышка ашыруны күзәтү өчен рәсми мәгълүмат алуны тәэмин итәчәк. Шуңа күрә 1-30 август көннәрендә узачак сан алуда авыл халкының зур активлык күрсәтүләренә һәм төгәл мәгълүмат бирәчәкләренә нык ышанып калам, - диде Гөлназ Шәфигуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев