“Аз гына калган иде”
Автомобиль белән исерек хәлдә идарә итеп, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланучыларның күпчелеге: “Өйгә кайтып җитәргә аз гына калган иде”, - дип аклана икән.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлекчәсеннән һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы район комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның җиде аенда инспекторлар тарафыннан 20 исерек йөртүче тоткарланган. 2019 елда әлегедәй очрак - 20, узган ел - 14 тапкыр теркәлгән булган. Быел тоткарланучыларның өчесе икенче тапкыр эләгүчеләр. Кызганып тормаганнар үзләрен. Өчесенә дә Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 264 нче маддәсенең 1нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер аларның эшен район полиция бүлеге хезмәткәрләре тикшерә. Аларга законсыз гамәлләре өчен 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яный. Шулай ук 1,5 елдан алып, 3 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан, ике елга иректән мәхрүм итү дә карала. Машинасын исә штраф мәйданчыгыннан бары ОСАГО полисына кертелгән кеше генә алырга хокуклы.
Спитрлы эчемлек кулланган килеш руль артына утыручыларның башларыннан сыйпамаячаклар. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Ришат Нәзиров әйтүенчә, андыйларга Россия Федерацияcе Административ хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсенең 1 нче өлеше буенча 30 меңгә кадәр штраф һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү карала.
Күрсәткечләрнең алдагы еллар белән чагыштырганда күпкә артык булуы дәүләт автоинспекцияcе хезмәткәрләреннән, без - йөртүчеләрдән, җәяүлеләрдән икеләтә уяулык һәм җаваплылык сорый.
Автомобильдә йөрү исерек хәлдә генә түгел, аек килеш тә таманга туры килә. Исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү - җинаятькә тиң гамәл. Күп очракта әлеге законсыз гамәл коточкыч һәлакәтләр, кеше үлемнәре белән тәмамлана. Дистәләгән автомобильләрнең, юл буе корылмаларның яраксыз хәлгә килүен әйткән дә юк. Тимердән ясалган автомобильләр, корылмалар билгеле бер вакыттан соң төзәтелер, кирәк булса яңага алмаштырылыр. Тик вакытсыз өзелгән кеше гомерләрен генә кире кайтарып булмас. Юлтранспорт фаҗигаларында якыннарын югалтканнарның үзәкләре әле дә өзелә торгандыр. Әлегедәй аяныч хәлләрне безгә көн саен “”Эфир” һәм “ТНВ - Яңа гасыр” телеканалларының “Перехват” һәм “Вызов - 112” тапшыруларында күрсәтеп торалар. Шуңа күрә һәркайсыбыз аек булыйк, автомобиль белән юлга чыккан урынга исән-имин барып кайтыйк, җәмәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев