Балалар автомобиль креслосы яшь пассажирның гомерен саклап калган
1 май көнне Яшел Үзән районында 3 машина бәрелешкән.
1 майда Яшел Үзән районында «Фольксваген Поло» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм «Лада Калина» автомобиле белән бәрелешкән. Шуннан соң «Лада» га «Субару Форестер» автомобиле бәрелгән. «Лада» автомобиле салонында 3 яшьлек бала булган.
Баланың дөрес сайланган балалар автокреслосында йөрүе аркасында гына, ә машина йөртүченең куркынычсызлык каешлары эләктерелгән булгач, фаҗигаләрдән котылып калып булган.
Дәүләт автоинспекциясе чираттагы тапкыр искә төшерә: балалар өчен тотып тору җайланмалары юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә балалар травматизмын һәм үлем очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора. Күп санлы тикшеренүләр нигезендә, транспорт чараларында балалар өчен махсус утыргычлар куллану балалар арасында үлем-китемне 54% ка, имгәнүләрне 76% ка, авыр җәрәхәтләрне 92% ка киметергә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе барлык ата-аналарны үз балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. Балалар өчен автокресло сатып алган вакытта экономияләнгән акчалар өлкәннәрнең ваемсызлыгы корбаны булган баланың тормышы кире кайтарылмый. Исегездә тотыгыз: балалар-юл хәрәкәтендә иң якланмаган катнашучылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев