Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Балалар машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерде

Юл хәрәкәте иминлеге атнасын үткәрү кысаларында, 2021 нче елның 24 нче сентябрендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ЮХИДИ бүлеге һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә Теләче авылы урамына чыктылар.

Балалар машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерделәр: сәфәр алдыннан үз автомобиленең техник торышын тикшерергә, баланы эләктерергә, дистанцияне һәм тизлек режимын сакларга кирәклеге турында, шофер светофор сигналлары, юл билгеләре һәм тамгалары таләпләренә туры килергә тиешлеге турында, сөйләшүгә яки кәрәзле телефон аша хәбәр язуга юл куймаска кирәклеге турында.
Бу гади кагыйдәләрне үтәп, шоферлар балаларны юл куркынычларыннан яклауны тәэмин итәләр, балаларга аларның куркынычсыз тормышка хокукларын үтәүне гарантияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев