Теләче Информ

Теләче районы

18+
Главные новости

Балаларга ковидтан прививканы ничек ясаячаклар?

Гамалея исемендәге үзәк җитәкчесе Александр Гинцбург балалар өчен вакцинация сентябрьдә башланачак дип әйткән.

Россиядә балаларга һәм яшүсмерләргә ковидтан прививканы бары тик әти-әнисе рөхсәте белән генә ясаячаклар. Бу турыда Россиядә бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова әйткән. РЕН ТВ шул хакта хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Россиядә балалар өчен COVID-19 вакицанасы теркәлмәгән. Аны теркәү өчен клиник тикшеренүләр уздырырга кирәк. Гамалея исемендәге үзәк тикшеренү ясау өчен рөхсәт алган.

«Вакцина теркәлгәч, аны куллануга рөхсәт бирелгәч, балаларга һәм үсмерләргә прививканы бары тик әти-әнисе рөхсәте белән генә ясаячаклар», — дигән Кузнецова.

Моңа кадәр Гамалея исемендәге үзәк җитәкчесе Александр Гинцбург балалар өчен вакцинация сентябрьдә башланачак дип әйткән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев