Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Балан суыгы икегә бүленде (Халык синоптигы җәйгә үз фаразларын бирде)

Халыкта “балан суыгы” дигән төшенчә яшәп килүен ишеткәнегез бар идеме?

Белмәсәгез киртләп куегыз: элек бу көннәр үтмичә кечкенә сарык бәтиләренең йонын да кырыкмаганнар. Бакчачылар исә ачык һавага яшелчә кәлшәләрен күчермәгәннәр.

Табигатьтәге үзгәрешләр турында, алдагы июнь аена фаразларны Балтач районы Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиевтан сораштык.

– Балан суыгы да икегә бүленгән шикелле булды. Башта чәчәк аткан вакытта суык башланган кебек итте дә, тагын җылытты. Кайбер урыннарда хәтта кырау да булды. Мари ягында боз да яуган. Бездә әз генә сибәләде ул. Балан суыгы шулай ике тәүлек була. Аннан кабат җылыта, – дип сөйли ул.

Чыннан да бу вакыт бакчачыларны бераз куркыта. Гадәттә, ачык грунтка 8 июньнән соң гына помидорлар чыгарырга була, диләр. Чөнки бу вакытта кырау төшү ихтималы зур.

– Башка суык булмаячак, 8 июньнән соң кырау төшми. Ташка язылган инде ул. Бер елны, дөрес, 6 июньгә каршы төндә булды. Помидорларны бездә хәзер күбрәк теплицада үстерү яхшырак. Июнь аенда ике тапкыр явачак салкынча яңгыр да зыян салырга мөмкин. Хәзер фитофтора керә, гөмбә авыруы башлана. Элек шифер түбәләр ялтырап тора иде, хәзер, игътибар итсәгез, яңгырдан соң гөмбәли алар. Экология начар. Туфракта да шул хәл, – ди Әмир абый.

Халык синоптигы әйтүенчә, июнь ае май кебек үк кызу булмаячак. Яңгырлары да, җиле, эссе көннәре дә көтелә. Ә июль-август кызу булачак икән.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев