Башкарылган һәм киләчәк эшләр турында сөйләштеләр
Бүген, ягъни 9 декабрь көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте базасында узган семинар-киңәшмәдә агымдагы елда һәм ноябрь аенда терлекчелек өлкәсендә куелган хезмәткә нәтиҗә ясалды.
Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, агрономнар, инженерлар һәм бухгалтерлар катнашты. Пленар өлеше - Шәтке авыл мәдәният йортында, практик өлеше - хуҗалыкның ашлама складында, ремонт остаханәсендә һәм терлекчелек фермасында узган семинар-киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев