Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бассейнда - Яңа елның тәүге ярышы

Бүген, ягъни 8 гыйнвар көнне, “Дулкын” йөзү бассейнында “Теләче” спорт мәктәбе тарафыннан йөзү буенча Яңа ел турниры үткәрелде.

Анда 2007, 2008, 2009, 2010, 2011 елларда туган малайлар һәм 2008, 2009, 2010 елларда туган кызлар көч сынашты. Ярышта барлыгы 53 бала катнашты. Шунысы игътибарга лаек, ярышта теләчелеләр белән беррәттән,  Мамадыш, Питрәч районнарының да яшь йөзүчеләре дә чыгыш ясады.

Ярышларны тантаналы шартларда үзенең матур теләкләре белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында яшь спортчыларга имин ярышлар теләде һәм киләчәктә дә спорт белән дус булуларын теләде. “Спортның йөзү төре тәнегезгә сәламәтлек, җаныгызга шифа өстәсен, вакытның кадерен белергә, тәртипле яшәү рәвеше алып барырга өйрәтсен”,  - диде ул яшь спортчыларга  мөрәҗәгать итеп. 

Ярышлар тәмам булгач, бассейн фойесында ярышта җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.”Теләче” спорт мәктәбе дирекциясетарафыннан әзерләнгән Мактау грамоталарын, медальләрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин тапшырды.Азактан исә Теләче балаларына шәхси эшмәкәр Сәлим Галләмов химаясына әзерләгән истәлек бүләкләре тапшырылды.

Йөзү буенча укучы балалар арасында үткәрелгән Яңа ел турниры турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев