Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Беренче медальләр - Әбделәргә

1941нче ел, 22 июнь. Бу дата меңләгән Совет кешесенең йөрәгенә уелып калган. 1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр зур югалтулар алып киләчәген дә, миллионнарның яу кырында ятып калачагын да беркем күз алдына китерә алмагандыр ул вакытта. Тарихи мәгълүматларга күз салсак, Теләче районыннан 4513 кеше фронтка алына. Шуларның 1036сы яу кырында...

- Кызым, хәтерләмим бит бернәрсә дә, Белоруссия фронтында повар булып хезмәт иттем. Кая алып барганнарын да белмәдем мин,- ди Әбде авылында яшәүче сугыш ветераны Надежда Красильникова. Ул бүген Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына карата медальләр тапшыру тантанасына килә алмаган. Аяклары йөрми. Медальне тапшырырга район җитәкчелегеннән торган бер төркем делегация аның өенә килде. Ә мәктәптә егермегә якын тыл, сугыш ветераннары чәй өстәле артына җыелган.
- Мондый тантаналы чаралар һәр авылда үтәчәк. Иң беренчеләрдән булып сездән, Әбде авылы ветераннарыннан башларга булдык,-диде район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин үз чыгышында.
Мәктәп укучылары-ның, үзешчән сәнгать осталарының сугыш турындагы җырлары астында һәр ветеранның күкрәгенә медальләр тагылды.
Район җитәкчеле-генең биредә булуыннан файдаланып, ветераннар үз гозерләрен җиткереп калырга ашыкты. Гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләгән Осина Елена Ильинична авылда балалар санының кимүе, яшьләргә эш булмау өчен борчыла. «Без эшләгән чорда 280 бала иде мәктәптә, икешәр смена эшләдек. Мәктәптән соң колхоз эшенә бара идек. Ә хәзер 27 укучы белем ала. Авылның таркалуы бит инде бу», - ди ветеран укытучы. Шулай ук өлкән мичман Василий Александрович сугышта үлгәннәр исемлеген мәрмәр ташларга язып, кеше күп җыела торган урынга, чиркәү янына урнаштыруларын үтенде.
Алсу Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев