Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Беренчелек тырышларга гына бирелә

Анда үткән хуҗалык елында башкарылган эшләргә йомгак ясала, резервлар барлана һәм киләчәк бурычлар билгеләнә. Авыл хезмәтчәннәре белән эшлекле сөйләшүләр муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җитәкчелегендә уза.

Иң беренчеләрдән булып еллык эшкә йомгакны, 7 февраль көнне, җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте ясады. Ә үткән ел алар өчен вакыйгаларга бай һәм уңышлы булды. Хуҗалык 2014 елда сату бәяләре белән 145 млн. 770 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән, бу узган ел белән чагыштырганда 33 млн. 763 мең сумга артыграк.
Хуҗалыкның баш зоотехнигы Айдар Кәримов чыгышыннан күренгәнчә, терлекчелек узган ел табышка эшләнгән. Ширкәт савымчылары 2014 елда 3751 тонна сөт савып алганнар, бу 2013 елдагыга караганда 4145 тоннага артык, 320 тонна ит җитештергәннәр. Бу күрсәткеч тә алдагы елдагысы белән чагыштырганда, 4 тоннага артык. Хуҗалыкта иң табышлы тармак булып сөт җитештерү исәпләнә. 2014 елда 3721 тонна сөт җитештерелеп, шуның 3336 тоннасы сатылган. Сөт сатудан хуҗалык кассасына 59 млн. 698 мең сумлык акча кергән. Рентабельлек +44,3%.
- Шулай ук 2014 елда бөртеклеләр игү буенча да табыш алдык. 7628 тонна ашлык суктырылды, 2628 тонна ашлык сатылды. Ашлык сатудан хуҗалыкка 13 млн. 981 мең сум акча керде. 1 центнер ашлыкның үзкыйммәте 422,85 сум булса, уртача сату бәясе 527,63 сум булды, рентабельлек +21,1 % тәшкил итте, - диде хуҗалык икътисадчысы Чулпан Касыймова.
Техника яңарту буенча зур капиталь салулар белән беррәттән, ширкәттә хезмәт хаклары, салымнар, пенсия фондына взнослар һәм башка төрле түләүләр вакытында башкарылган, банкларга, төрле оешмаларга булган бурычлар өч тапкыр кимегән. Хезмәт хаклары арткан. 2013 елда 1 эшчегә уртача 11553 сум акча туры килсә, 2014 елдагы күрсәткеч 14547 сум тәшкил иткән. Узган елда ширкәткә керелгән инвестиция аз түгел. Алга таба алар яңа ашлык саклау склады булдыру, яңа җир эшкәртү техникасы, терлек торакларына капиталь ремонт үткәрүне планлаштыралар.
- Бүген беркемгә дә китереп бирмиләр, булган җирлектән, мөмкинлекләрдән файдаланып үзегезгә эшләп аласы. Алга таба да беренчелекне үзегездә саклап, күбрәк продукция җитештереп, үз көнегезне үзегез күреп, аягында нык басып торучы хуҗалык булып яшәячәгегезгә ышанычым зур. Чөнки биредә көчле җитәкче, тәҗрибәле, белемле белгечләр бар. Куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт, алдагы эшегездә уңышлар телим, - дип йомгаклады сүзен муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов.
Җитәкче һәм белгечләрнең хисабы, хезмәт алдынгыларын, хезмәт ветераннарын бүләкләүләр авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль композиция һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансабле артистларының чыгышы белән үрелеп барды. Бу иң камил һәм үрнәк ысул.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X