Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бердәмлегебезне, бербөтенлегебезне чагылдыра

22 август - Россия флагы көне. Шушы уңайдан бу көнне кичке сәгатьләрдә район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта бәйрәм чарасы булып үтте.

Әлеге күренекле дата белән райондашларыбызны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов котлады.  

  • Без үз Ватаныбызны чиксез яратабыз һәм аның белән лаеклы рәвештә горурланабыз. Димәк, әлеге күренекле дата, бәйрәм белән котлар өчен өчен сәбәп бар. Без бөек тарихы булган, бөек илдә яшибез. Галимнәребез фән юлында зур ачышлар ясый, дөнья халыкларын көнләштерерлек мәдәниятебез бар. Җир йөзендә нинди генә ил, дәүләт булмасын, аларның һәркайсының үзенчәлеген раслаучы үз гимны, флагы һәм гербы бар. Әлеге атрибутлар дәүләтләрнең бердәмлеген, бербөтенлеген һәм бер-берсеннән бәйсез булуын күрсәтә, - дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында Россия флагы көненең әһәмияте турында. 

Моннан тыш, ул әлегедәй күркәм чарага тамашачыларның, бигрәк тә яшьләребезнең аз килүен ассызыклап үтте. Бу уңайдан ул: “Бирегә килеп, күзгә-күз карашып сөйләшербез, аңлашырбыз дип уйлаган идем. Ике арада өлгергән сораулар бихисап. Кызганыч, бу юлы насыйп булмады. Моны без киләчәк көннәргә калдырабыз. Райондагы яшьләр сәясәте темасы әлегә ачык кала. Безгә карата фикер-тәкъдимнәрегез, сорауларыгыз булса әзерли торыгыз”, - дип белдерде.  

Әлеге сәгатьләрдә мәйданчыкка килүчеләр район үзешчәннәре - республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Поташованың, апалы - сеңелле Илһамия һәм Лилия Нәҗметдиноваларның, Лилия Солтанованың, Нияз Рәхмәтуллинның, Илсур Шәйдуллинның, Диләрә Исмәгыйлеваның һәм Елена Тарасованың моңлы җырларын тыңлап, Альбина Мулләхмәтоваларның дәртле биюләрен карап хозурланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев