Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Берне бирсәк, дүрт сум кайта

Узган якшәмбедә районыбызда мөһим вакыйга булып үтте. Ул халыкның үзара салым түләргә ризалыгын билгеләүче референдум. Проектның асылы шунда - 1 сум үзара салым акчасына республика бюджетыннан 4 сум акча бүленә.

Әлеге уникаль проект җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен гражданнарның акчасын җәлеп итү механизмын эшләтеп җибәрүне күздә тота.
Инде икенче тапкыр үткәрелүче референдум (беренчесе узган ел, җәй көне үткәрелгән иде) районыбызда 13 авыл җирлегендә узды. Аларда 10991 райондашыбыз катнашты. Бу барлык катнашучыларның 80,42 проценты дигән сүз. Тулаем алганда, районда референдум тыныч һәм оешкан төстә үтте. Район сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Әбде, Айдар, Югары Кибәхуҗа авыл җирлекләре референдумда иң актив катнашучылар. Мәсәлән, бу күрсәткеч Әбдедә 99,67 процент булса, Айдарда 99,29 процентка тигез. Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче халыкның 93,34 проценты референдумга килгән. Шуңа күрә дә бу җирлекләрдә тавыш бирү күрсәткечләре дә югары. Мисал өчен ул Әбдедә - 99,33 процент тәшкил итсә, Айдарда 100 процент булган. Кызганыч, арада үзара салым түләргә ризалыгын билгеләүче референдумда каршы фикер белдерүчеләр дә аз булмаган. Мәсәлән, Теләче авыл җирлегендә андыйлар 40,16 процент тәшкил итсә, Кече Кибәхуҗада 41,81 процент булган. Каршы булып тавыш бирүчеләрнең саны Үзәк, Шәтке авыл җирлекләрендә дә шактый. Беренчесендә әлеге сан 29,29 процент булса, Үзәктә 25,57 процент тәшкил иткән.
Район үзәгендә үзара салым акчасына халыкның үзенә хезмәт итәрдәй төзелешләр алып бару планлаштырылган. Әмма Теләче авыл җирлегендә узган ел керергә тиешле сумманың 60 проценты гына җыеп алынган. Шунлыктан, 2014 ел нәтиҗәләре буенча авыл җирлегенә дәүләт ярдәме шул җыемнан чыгып кына түләнгән. Хәзерге вакытта 2014 ел өчен гражданнардан җыйналып бетмәгән үзара салымны түлләттерү чарасы күрелә. Бу очракта пропискада булган һәр кеше туган авылын төзекләндерүдә актив катнашырга бурычлы. Әлбәттә, төрле аңлашылмаучан-лыклар килеп чыкмасын өчен яшәү урынында теркәлү мәсьәләсендә тәртип булырга тиеш.
- Сайлау участокларына килүчеләрнең саны күп булуы - әкренләп халыкның үзаңы үсүен, хакимияткә ышынычы югары булуын күрсәтә. Референдум ярдәмендә хәл ителеп, халыктан җыелган үзара салым акчалары авыл җирлекләрен үстерүдә, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә сизелерлек ярдәм булачак. Моңа әле 1 сумга - 4 сум күләмендә республика ярдәме дә өстәлә. Әлеге уңайдан район халкына активлыклары өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм, дип белдерде 7 апрель көнне район Советының утырышлар залында узган "Эшлекле сишәмбе" киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев