Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Берничә “алтын көн”

Атна башыннан районыбыз басуларында урып-җыю кампаниясе башланып китте. Өченче көн, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең авыл хуҗалыгын механикалаштыру буенча консультанты Илфар Баев белән без булган "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының "Чулпан" бүлекчәсендә, җаваплыклары чикләнгән "Тукаш", "Игенче" ширкәтләрендә ул бик оешкан төстә бара иде.

Язмамны "Берничә "алтын көн" дип атавым тикмәгә түгел, чөнки синоптиклар бүген-иртәгә һәм алдагы көннәрдә дә яңгырлар вәгъдә итә. Чыннан да атна башыннан алтынга тиң көннәр торды. Без булган хуҗалыкларда механизаторлар бер чыктан икенче чыкка кадәр, бер-берсе белән ярыша-ярыша эшлиләр иде. Игеннәр дә кояш нурларында алтынланып җитешеп өлгерәләр. Дымлылык көнләп түгел, сәгатьләп кими. Юеш, чи дип хафаланасы юк, көзге культураларның кайсын да суктырып алып була. Шуңа да бүген игенче-механизаторларыбыз: "Эшлибез!" - дип кенә тора.
Мәсәлән, Максабаш кырларында бүген төрле маркадагы дүрт комбайн эшли. Аларны "Тукаш" ширкәтенең тәҗрибәле механизаторлары Рәсим Исламов (ярдәмчесе Рүзәл Исламов), Ренат Афзалов (ярдәмчесе Айрат Афзалов), Дамир Шакиров (ярдәмчесе Рүзәл Гаязетдинов), Илһам Шакиров (ярдәмчесе Марат Гарипов) иярли. Без килгәндә алар турыга 76 гектарлы басуда арыш суктыралар иде. Алар суктырган ашлыкны ындырга "КамАЗ" шоферлары Рәшит Гаязетдинов белән Шамил Газизов, "ГАЗ - 53" автомобилендә эшләүче Хәмит Закиров ташый. Янгын куркынычсызлыгы өчен янгын сүндерү машинасында эшләүче Фәнил Минһаҗев җаваплы. Ширкәтнең баш агрономы Тимершәех Усманов әйтүенчә, икмәк чыгышы һәр гектардан 25 центнер тәшкил итә. Басудан кайтарылган икмәк, ике ашлык киптергеч җайланмада киптерелеп, ике кат чистартылып, амбарларга салына. Бу эштә ашлык киптергеч җайланмаларда эшләүче операторлар - Марат Нәбиуллин, Рафил Хуҗиәхмәтов, Фәнис Гаязов һәм Ренат Зыятдиновлар зур өлгерлек күрсәтәләр. Максабашлар бүген-иртәгә арыш сугуны тәмамлап, борчак сугуга керешәчәкләрен әйттеләр. Әлеге культураны теземнәргә Рафаэль Нигъмәтҗанов белән Расих Ибәтуллиннар сала иде.
* * *
Аннан соң "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының "Чулпан" бүлекчәсе басуларына юл алдык. Биредә дә урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Рамил Мараков җитәкчелегендәге мехотряд егетләре алты ДОН -1500 комбайны белән бер-бер арты тезелешеп арыш сугалар иде. Бик тәэсирле күренеш иде бу. Аңлашыла да, аларның урып-җыю чорында күбрәк хезмәт хакы эшләп каласы килә. Чөнки урак вакыт бер генә! Быелгы коры, үзенчәлекле ел өчен иген уңышы да начар түгел. Бүлекчә җитәкчесе Фәһим Закиров әйтүенчә, ул һәр гектардан 20 центнер тәшкил итә. Әлеге дә баягы, моның сере иген игү технологиясен җиренә җиткереп башкаруда. Кызганыч, май-июнь айларында яңгыр гына юк дәрәҗәсендә булды. Яңгыры да вакытында явып, җил дә вакытында иссә, күрсәткечләр тагын да югарырак булыр иде. Баксаң, эшне тиешенчә башкарганда, 28 июль көнне ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, корылыкны да җиңәргә, үзебезгә буйсындырырга була икән.
* * *
Кайтыр юлда "Игенче" ширкәте басуларына тукталдык. Биредә дә комбайннарны бункерлары тулган хәлдә тотмыйлар. Ашлык ташуда "КамАЗ" шоферлары Илдар Җәләлетдинов, Фәрит Миңнебаев, "МТЗ -1221" тракторында эшләүче Радик Нәбиуллин зур өлгерлек күрсәтәләр. Беренчесе, ДОН - 1500 комбайнында, ярдәмчесе Александр Домолазов белән ашлык суктырырга да өлгерә. Башкалардан аермалы буларак, биредә игеннәрне теземнәргә салып суктыралар. Бу очракта югалтулар да ким, сыйфат та югары булачак. Игенен суктырып алуга, артыннан саламын да җыеп баралар. Без килгәндә ширкәт комбайнчылары Марат Нигъмәтҗанов (ярдәмчесе Айнур Шәмсетдинов) белән Рөстәм Нәбиуллин (ярдәмчесе Яхъя Нәбиуллин) 178 гектарлы басуда көзге бодай суктыралар иде. Иген чыгышы бер гектарга 26 центнер туры килә. Алдагы көннәрдә 38 гектарлы басуда көзге бодай, 64 гектарлы мәйданда арыш суктырганннар. Ширкәтнең баш агрономы Искәндәр Шакиров белдергәнчә, көзге бодайның чыгышы бер гектарга 25, арышныкы 26,4 центнер тәшкил иткән.
Кыскасы, без булган хуҗалыкларда урып-җыюны оешкан төстә үткәрү, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен әзерлекнең алдан күрелгәнен тоясың.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев