Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Без бер династия

Җир йөзендә бик күп һөнәрләр бар. Шулар арасында укытучы һөнәре авыр һәм җаваплы, ләкин иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе булып тора. Чөнки җир йөзендәге барлык профессия кешеләренә дә бер олуг зат – Укытучы белем һәм тәрбия биргән.

Без, Булат һәм Ландыш Нигъмәтҗановлар, укытучылар династиясенә тугры калган гаилә. Мин, Ландыш Илсур кызы, Казан Дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алдым. Хезмәт юлымны Балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү укытучысы буларак башладым. 15 ел туган мәктәбемдә балаларга бию түгәрәкләре алып бардым. Бүгенге көндә Олы Мәтәскә “Каенкай ” балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим.

Кечкенәдән укытучы һөнәренең нинди катлаулы, авыр, ләкин мавыктыргыч хезмәт икәнен күреп үстем. Әнием, Бикчантәева Диләрә Мәүлитҗан кызы, Олы Мәтәскә урта мәктәбендә 39 ел буе укучыларга тарих һәм җәмгыять белеменнән тирән белем бирә. Аның укучылары район һәм республика, илкүләм бәйгеләр җиңүчеләре. Без сеңлем Чулпан белән бу уңышларның артында нинди зур хезмәт ятканын беләбез. Сеңлем Чулпан югары белемле математика һәм информатика укытучысы Казан шәһәрендә укучыларга белем һәм тәрбия бирә. Әтием, Илсур Хәмит улы да әниемнең ныклы тылы булды, әниемнең унышларына куанып, горурланып, безгә дә әнием шикелле булдыклы, тырыш булырга өндәп тора. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы Мактау грамоталары, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, ике тапкыр “Иң яхшы укытучы” гранты иясе әнием - безгә һөнәребез өлгесе.

Тормыш иптәшем Булат Мәгъсүм улы да Олы Мәтәскә урта мәктәбендә музыка һәм сәнгать укытучысы. Аларның нәселләрендә дә укытучылар күп. Династия башында, билгеле, Булатның Нәҗип бабайсының төпчек кызы, Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны, әнисе Нигмәтҗәнова Әнвәрә Нәҗип кызы тора. Нәҗип бабайның 6 баласының 17оныгы булып, шуларның 12се укытучы һөнәрен сайлаган. Шулай ук 3 килен һәм 3 оныкчык та укытучылар.

Әни белән әти 2 малай тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Нигмәтҗәнов Айрат КГУның тарих бүлеген, кече уллары Булат ТДГПУның музыка факультетын тәмамлап, Олы Мәтәскә урта мәктәбендә эшлиләр.

Айрат абыйның тормыш иптәше Гөлназ апа да укытучы. Ул Олы Мәтәскә урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Быел урта мәктәпне тәмамлаган олы кызлары Әлфинә дә КФУның инглиз һәм татар әдәбияты факультетында укытучы һөнәрен үзләштерә. Гөлназ апаның әнисе дә Татарстан Республикасының атказанган укытучысы , хезмәт ветераны Рәмзия Заһри кызы.

Нигмәтҗәнова Әнвәрә Нәҗип кызы 1953 елның 3 маенда Саба районы Тимершык авылында гади колхозчы гаиләсендә туа. Саба урта мәктәбен тәмамлагач та аны Олы Мәтәскә сигезьеллык мәктәбенә пионервожатый итеп җибәрәләр. Читтән торып КГУны тәмамлый. Башта өлкән пионервожатый, аннан сон тарих һәм география фәннәрен укыта Ә 1987- 88 уку елыннан Олы Мәтәскә урта мәктәбен җитәкли. Ветеран укытучы буген дә сафта. Олы Мәтәскә җирле үзидарәсенә кергән авылларның ветераннар советы рәисе.

Без укытучылар династиясенең бер буыны. Тормыш иптәшем белән өч бала тәрбиялибез. Билгеле, олы улыбыз Данис укытучы һөнәрен сайламады. Ул Казан дәүләт энергетика университетында белем ала. Бәлки икенче улыбыз Данияр, яки кызыбыз Иделия укытучы һөнәрен сайларлар. Безнең гаилә сәнгатькә гашыйк. Авылыбызда, районда үткән бәйрәмнәрдә, сәнгать бәйгеләрендә теләп катнашабыз, республика сәхнәләрендә чыгыш ясыйбыз. Улларыбыз “Йолдызлык“ республика бәйгесенең актив катнашучылары, лауреатлары. Укучыларыбыз арасында республика һәм илкүләм сәхнәләрдә дан тотучылар бар. Алар безнең горурлыгыбыз, хезмәтебезнең нәтиҗәләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев