Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бүген температураның +25 градуска кадәр күтәрелүе көтелә

Алдагы көннәрдә Теләчедә салкынайтачак.

Кичә һава температурасы +21,2 градуска кадәр күтәрелгән. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген, 15 апрельдә, Татарстан территориясендә температура +25 градуска кадәр күтәреләчәк.

Әмма алдагы көннәрдә республикада салкынайтачак. Бу турыда Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцевка сылтама белән Казан федераль университетының матбугат хезмәте белән хәбәр итә.

«Иртәгә һава температурасы  түбәнрәк булачак. Аннары температура сизелерлек төшәчәк һәм бездә акрынлап климат нормасы урнашачак», — дип аңлатты ул.

Хәзер Татарстанда һава температурасы аномаль эссе, бу нормадан 8-9 градуска югары дигән сүз. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев