Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бәхетле отыш иясе

“Теләче” газетасы тарафыннан абүнәчеләр арасында үткәрелгән лоторея уенындагы төп бүләкне тапшырдылар.

Бүген, ягъни 2 октябрь көнне,  муниципаль район Советының утырышлар залында узган “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов  узган яртыъеллыкта “Теләче” газетасы тарафыннан абүнәчеләр арасында үткәрелгән лоторея уенындагы төп бүләкнең, ягъни бозауның сертификатын - Эльмира Шәрәфетдиновага тапшырды. Таныштырып узабыз, җиңүчебез Эльмира Әхмәт кызы район үзәк хастаханәсендә участок терапевты буларак хезмәт куя. Төп бүләк - бозауны исә безгә “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев