Бәрәңге белән икмәкне кулга да тидермәделәр
Бүген, ягъни 2 октябрь көнне, Теләче авылының Ленин урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде.
Аның шимбә көнне үткәрелүе җитештерүчеләр, сатып алучылар өчен уңайлы булды. Сатуда җаның ни тели, шул бар иде. Көзге муллык сәүдә рәтләренә күчеп, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, сәүдә оешмалары, үзләре җитештергән товарларны, продукцияләрне стып алучыларга мулдан тәкъдим иттеләр.
Хәстәрле хуҗалар кыш буена җитәрлек азык запасын бүгеннән әзерләп куярга тырышты. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәкъдим иткән капчык-капчык ашлыкны чират торып алдылар. Әле җитми дә калды. Хуҗалыклар бодайны – 18, арпа солыны – 17 сумнан саттылар. Күргәгебезчә, быел ашлык бәяләре ике ярымга арткан. Корылык булу сәбәпле инде.
Быел бәрәңге уңышының начар булуы күзгә күренеп тора. Чөнки ярминкәдә “икенче икмәк”кә дә сорау гаять зур булды. “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан китерелгән, килограммы 20 сум торган бәрәңгене сатучыларның кулына да тидермәделәр, бер әрҗә бәрәңгене бер сәгать эчендә сатып алып бетерделәр. Яңа суйган терлек итен дә бик теләп алды Теләче халкы.
Көзге ярминкәне муниципаль район башлыгы үзенең урынбасарлары белән Нәҗип Хаҗипов карады, җитештерүчеләр, сатып алучылар белән аралашты, товарларның төрләре, бәяләр белән кызыксынды.
Кыскасы, көзге ярминкә гөрләде. Кемдер кара миләш, гөлҗимеш, мәтрүшкә, шифалы үләннәр юнәтүенә, икенчеләр печәнле, бозаулы булуына сөенде. Теләче авылының үзәк урамында узган ярминкә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев