Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бөтен Рәсәйдән килгән татар эшмәкәрләренә Теләче үзешчәннәре куйган концерттан репортаж

Билгеле булганча, кичә безнең районга татар авыллары эшмәкәрләренең V җыенында катнашучы милләттәшләребез - баhлыгы 650 - 700 чамасы кеше килеп китте. Алар көндезге 9-лар тирәсендә районыбызга килеп җитеп, авылларда урнашкан фермерларыбызның эш тәҗрибәсен карап-өйрәнеп йөрделәр. Ул турыда язма һәм фотоларны сез инде биредә укый аласыз. Ләкин эш аның белән генә...

Билгеле булганча, кичә безнең районга татар авыллары эшмәкәрләренең V җыенында катнашучы милләттәшләребез - баhлыгы 650 - 700 чамасы кеше килеп китте.

Алар көндезге 9-лар тирәсендә районыбызга килеп җитеп, авылларда урнашкан фермерларыбызның эш тәҗрибәсен карап-өйрәнеп йөрделәр. Ул турыда язма һәм фотоларны сез инде биредә укый аласыз.

Ләкин эш аның белән генә бетмәде әле. Кунакларны Теләче мәдәният йортында безнең район үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән грандиоз концерт көтеп тора иде.

Әлеге концерт көндез 2 тулып узгач башланып китте. Концерт грандиоз булды, әмма концертка кадәр үк кунакларны искиткеч күргәзмә мәдәният йортының фоесында көтеп тора иде.

Клубка килеп кергәч тә Теләче сәнгать мәктәбе гармунчылары өздереп уйный (фото):

Алар янында гына "Нардуган" төркеме (Субаш авылы) өздереп җырлый (фото):

Алга таба исә Казаклар авылыннан "Ахирәтләр" төркеменең "Орчык өмәсен" күрергә мөмкин (фото):

Видео:

Алга таба исә районыбызның авылларыннан осталарның кул эшләре белән күргәзмәләр тезлеп киткән (аларның фотоларын мәкаләнең ахырында карагыз), ә шул тирәдә генә Айдар авыл җирлегеннән апа абыйлар сипарат аерту өмәсен оештырып җибәргән (фото):

Видео:

Кунаклар әлеге күргәзмәләрне карап, авыл йолалары турында ачык мисал белән сөйләүче күренешләр белән хозурланганнан соң концерт башланып китте. Сезгә әлеге концерттан Зөлфирә Шәйдуллинаның чыгышын һәм фотогалерея тәкъдим итәбез:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев