Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бушлай газ кайчан кертелер?

Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга Юлламасы вакытында хөкүмәткә һәм төбәкләргә газлаштыруның төгәл планын эшләргә һәм газ челтәрләренә тоташтыруны халык өчен бушлай итәргә кушкан иде. Әлеге программа кайчан эшли башлаячак? Ул Татарстанга кагыламы?

Владимир Путин үз чыгышында газ челтәрләре сузылган авылларда әле дә булса газ булмауга басым ясады. «Торак пунктларда җир кишәрлеге чигенә кадәр газ үткәрү өчен халык акча түләргә тиеш түгел», – дигән иде ул.

Хөкүмәт йортларны газ челтәрләренә бушлай тоташтыру мөмкинлеген бирүче үзгәрешләр проектын әзерләде инде. Вице-премьер Александр Новак сүзләре буенча, хәзер бу эшләр, элеккеге кебек, төбәк һәм муниципаль хөкүмәт өстендә түгел, ә газ бүлеп бирә торган оешмалар җаваплылыгында булачак. Бу функцияне хөкүмәт «Газпром межрегионгаз» җәмгыятенә йөкләде. Ул газны участокка кадәр китереп җиткерү буенча бердәнбер оператор булачак. Ләкин әлегә газлаштыруның төгәл планы расланмаган.

Шуны аңларга кирәк: монда сүз газүткәргечне кешенең капка төбенә кадәр генә китереп җиткерү турында бара. Газны участок буенча өйгә кадәр бушлай кертеп бирәләр дигән сүз түгел. Анысын кешенең үзенә подрядчы оешма яллап кертәсе. Проектын эшләтү дә, җиһазларын сатып алу да йорт хуҗасының үз җилкәсенә төшә.

Белгечләр аңлатуынча, капка төбенә китереп җиткерү өчен дә берничә шарт үтәлү кирәк. Беренчедән, бу ярдәм газ кертелгән торак пунктлар өчен генә актуаль. Ягъни газы гомумән булмаган авыл халкы әлегә моңа бөтенләй өметләнә алмый. Икенчедән, газ кертү объекты газүткәргечтән 200 метрдан ераграк булмаска тиеш. Өченчедән, өйнең мәйданы 300 квадрат метрдан артмаган булуы шарт. Төп шартларның берсе газны куллану күләменә бәйле. Ягъни йорт хуҗалары аена ким дигәндә 7 куб. метр газ кулланырга тиеш.

Шулай ук газлаштыруның төбәк операторларының җаваплылык дәрәҗәсе һәм вәкаләтләре мәсьәләләре дә ахыргача хәл ителмәгән. Моннан тыш, яңа газлаштыру кагыйдәләренең нинди категориядәге йортларга каравы да билгеле түгел.

«Газпром төбәкарагаз Казан» җәмгыятенең рәсми сайты материалларыннан  аңлашылганча, Владимир Путин әйткән сүзләрне тормышка ашыру (ягъни газны участокка кадәр бушлай китереп җиткерү) Россиядә 2030 елга кадәр ике этапта алып барылачак. Программаның беренчесе «2021–2025 елларда Россия төбәкләрен газ белән тәэмин итү программасы» дип атала. Һәм ул программага 67 төбәк кергән. Әлеге исемлектә Татарстан юк, чөнки безнең республикадагы авылларны, бистәләрне газ белән тәэмин итү 99,51 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта йортларга һәм төрле дәрәҗәдәге объектларга газ нибары 20 процент кына кертелгән төбәкләр бар. Шуңа күрә беренче чиратта игътибар үзәгендә менә шундый төбәкләр булачак.

Зөһрә Садыйкова (ВатанымТатарстан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев