Бәйрәм котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас котлыйбыз.
Төп Законыбыз – Татарстан Республикасы Конституциясе көне республикабыздагы тынычлыкның, икътисадый тотрыклыкның, халыклар дуслыгының ныклы гаранты булып тора. Шушы вакыт эчендә Төп Законыбыз нигезендә республикада, шул исәптән районыбызда, икътисадны, социаль өлкәне, халыкның көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән сәясәт алып барыла. Рухи-мәдәни өлкәдә ирешелгән уңышларны да, Россия һәм республикакүләм программаларның тормышка ашырыла барылуын да шуның йогынтысы дип аңларга кирәк. Мөхтәрәм райондашлар! Сезне бәйрәм белән котлап, барыгызга да ышанычлы, матур киләчәк телибез. Ялларыгыз күңелле үтсен, сау- сәламәт, бәхетле булыгыз.
Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев