Теләче Информ

Теләче районы

18+
Главные новости

Чираттагы сессия

​29 нчы декабрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы 6 нчы утырышы узды.

Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хамидуллин, район прокуроры урынбасары Р.Р. Зиннәтуллин, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре катнашты.

Утырышның көн тәртибендә 4 мәсьәлә каралды.

 

Утырышта каралган төп мәсьәләләр:

 

1) “Теләче муниципаль район Советының 212 нче номерлы 2019 нчы елның 16 нчы декабрендә кабул ителгән “Теләче муниципаль районының 2020 нче елга һәм 2021 – 2022 нче еллар план чорына бюджеты турында” карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”;

 

2) “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы” муниципаль казна учреждениесе турында Нигезләмәне раслау турында” һәм башкалар.

 

Утырышта Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Трофимов Р.Ю., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Ю.И. Емельяновлар  чыгыш ясадылар. 

​Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев