Экономик һәм экологик яктан да отышлы
Бүген, ягъни 5 ноябрь көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында авыл хуҗалыгы техникасын һәм шулай ук ашлык киптерү җайланмаларын, терлекчелек комплексларын, ремонт остаханәләрен сыекландырылган табигый газ ягып эшләтүгә күчерүгә багышланган киңәшмә булып үтте.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Таһир Таһирҗанов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, ТР Премьер-министрының нефть, газ һәм химия мәсьәләләре буенча ярдәмчсесе Эльдар Адеев, җаваплылыгы чикләнгән “Востек” ширкәте генераль директоры Павел Абрамов катнашты һәм чыгыш ясады.
Казан арты районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, консультанталары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш инженерлар чакырулы булган киңәшмәдә әлеге тема бөтен җитдилеге белән күтәрелде. Шуңа да аның икенче өлеше киренке шартларда, сорау-җавап рәвешендә барды. Сыекландырылган табигый газ республикада киң куланышка керә бара. Ягъни теория булудан туктап, көннән-көн гамләгә керә бара. Өстәвенә, 2021 елда районыбыз биләмәсендә сыекландырылган табигый газ заводы төзелеп, шул ук елның соңгы кварталында кулланышка тапшырылачак. Бу хакта киңәшмәдә катнашучыларны тулырак тормыштан алынган саллы аргументлар һәм фактлар белән җаваплылыгы чикләнгән “АвтоЭкоСистемы” ширкәте директоры Тигран Иванов, җаваплылыгы чикләнгән “Промышленные компоненты КамАЗ” ширкәте директоры Александр Кравцов һәм җаваплылыгы чикләнгән “ТПК МТЗ-Татарстан” ширкәте мастеры Җәүдәт Мифтахов таныштырды
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев