Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“ЭКОяз - 2021” акциясендә җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген, ягъни 4 июнь көнне, район Советының кече утырышлар залында “ЭКОяз - 2021” акциясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып үтте.

Былтыр әлеге акция таҗлы вирустан саклану өчен илебездә махсус режим кертелү сәбәпле, онлайн форматта узган булса, быел гадәти режимда узды. 

Традицион бәйге быел да  “Иң яхшы мәктәп”,  “Иң яхшы балалар бакчасы”, “Иң яхшы оешма-предприятие”, “Иң яхшы гаилә”, “Иң яхшы студент” һәм  ”Иң яхшы ВУЗ” кебек номинацияләрдә үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез,  акциянең район этабы 1 апрельдән 12 майга кадәр, республика этабы - 18 майдан 31 майга кадәр барды. 

Югарыда санап үтелгән номинацияләр буенча бәйгенең район этабында  Шәтке урта мәктәбе (җитәкчесе Ибушев Александр Сергеевич),  Теләче авылының 1 нче номерлы балалар бакчасы (җитәкчесе Алисә Нурислам кызы Дәүләтшина), Лесной бистәсеннән Диләрә һәм Нурфат Исламовлар гаиләсе, “Шәфыйков” шәхси предприятиесе (җитәкчесе Рифкать Зиатдин улы Шәфыйков) җиңүгә иреште.  

Дипломнарны һәм истәлек бүләкләрен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгының  Төньяк территориаль идарәсе  җитәкчесе Ленар Касыймов, Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин һәм район мәгариф бүлеге методисты Гүзәлия Нигъмәтҗановалар тапшырды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев