Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Экспертлар Татарстан эшмәкәрләрен онлайн-сәүдәгә бушлай өйрәтәчәк

30 көн дәвамында марафонда катнашучыларга кирәкле документларны әзерләргә, теркәлергә һәм үз товарларын маркетплейста сата башларга ярдәм итәчәкләр.

Татарстан эшмәкәрләрен онлайн-сәүдәгә уңышлы чыгу өчен бушлай өйрәтәчәкләр. Бу хакта «Маркетплейс.Легко» мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

"30 көн дәвамында гариза биргән катнашучылар бушлай укулар узачак, аларга кирәкле документларны әзерләргә, теркәлергә һәм үз товарларын маркетплейста сата башларга ярдәм итәчәкләр. Проект „Маркетплейс " экспертлары, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы белгечләре һәм шулай ук Ozon компаниясе белән килешүләр ярдәме белән чынга ашырыла", — диелә хәбәрдә.

Марафон экспертлары эшмәкәрләрга товар контентын ничек эшләргә, беренче товар белән тәэмин итү яки заказны төяп җибәрү, аккаунтны үстерү турында сөйләячәкләр.

Катнашу өчен гаризаны 1 апрельгә кадәр +7 (843) 222-9-222 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев