Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Эшнең олысы-кечесе юк

Берәүгә дә сер түгел, тормышына куркыныч янамаганда гына кеше үзен ышанычлы һәм бәхетле хис итә, күңелендә әти-әнисе, балалары һәм якыннары өчен борчылу булмый. Безнең күңелләрдә әлегедәй ышаныч хисләрен нәкъ менә үзләренең намуслы, фидакарь хезмәтләре белән, кайчакта үз гомерләрен куркыныч астына куеп, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тудыра да инде.

18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган райондашларыбызны (сержантлар өчен 35 яшькә кадәр) бигрәк тә яшь егетләрне (егетләрнең армия сафларында хезмәт иткән булуы шарт) һәм кызларны район эчке эшләр бүлегенә әнә шундый җаваплы да, мәшәкатьле дә, әмма мактаулы да булган эшкә чакыралар. Биредә хезмәт итүчеләр үз эшләрен яратып башкаралар, алар коллективта яшәп килгән күркәм традицияләрне генә саклап калмыйча, үз хезмәтләрендә яңарышка, камиллеккә омтылалар. Болар хакында без, тулырак итеп, район эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы ИЛШАТ СӘГЫЙТЬ УЛЫ ЗАРИПОВ белән сөйләшеп алдык.

- Илшат Сәгыйтович, сезне әлегедәй мөрәҗәгать белән чыгарга нәрсә мәҗбүр итте? Эшкә кереп-чыгучылар күбәеп киттеме? Әллә, чыннан да, сезнең коллективта белемле, әзерлекле егетләргә, кызларга ихтыяҗ арттымы?

- Кереп-чыгып йөрүчеләр юк анысы. Хезмәттәшләребез арасында олыгаеп ялга китүчеләр бар, аларга лаеклы алмаш кирәк. Өстәвенә, бер штатыбыз да артты. Шунлыктан, сезнең газета аша чакыру ясарга булдык. Безгә эшкә керергә теләк белдерүчеләр үзләрен төрле юнәлештә сыный ала. Мисал өчен, җинаятьләрне ачу һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлегендә эшләргә теләгәннәрне оператив тикшерү-эзләү эшләре белән бәйле интенсив һәм динамик хезмәт көтсә, икътисадый җинаятьләрне ачу бүлегендә эшләргә алынучыларга, исеменнән үк күренгәнчә, икътисадый җинаятьләрне ачу юнәлешендә эшләргә туры киләчәк. Участок вәкаләтлесе яки патруль хезмәтен сайлаганнарга, теге яки бу бәлага таручылар, иң беренче чиратта, аларга мөрәҗәгать итәчәкләр. Юл-патруль хезмәтенә эшкә керүчеләр юллардагы иминлеккә җаваплы булачаклар. Тикшерү эшләренең нәтиҗәлелеге исә тикшерү бүлегендә эшләүчеләрнең ни дәрәҗәдә белемле һәм компетентлы булуына бәйле булачак. Болардан тыш, полициядә эксперткриминалист, кинолог, кизү тору бүлеге, штаб, кадрлар бүлеге һәм тыл хезмәте кебек җаваплы һәм мавыктыргыч хезмәтләр дә бар.

- Табигый күренеш, сезгә эшкә урнашырга теләк белдерүчеләрне, беренче чиратта, хезмәт хакы турындагы мәгълүмат кызыксындырачак.

- Беренче елын хезмәт итүче офицерларның хезмәт хакы хәзер 35 мең сум тәшкил итә. Биш елдан соң ул 40 мең сумга кадәр күтәрелә. Дөрес, сержантларныкы офицерлар составыныкына караганда 10 мең сумга кимрәк. Озаграк эшләгән саен хезмәт хакы да арта. Офицерларның хезмәт хакы, хезмәт дәрәҗәсенә карап, лаеклы ялга чыгар алдыннан 60 мең сумга кадәр күтәрелергә мөмкин. Ел дәвамында һәр хезмәткәргә бер айлык оклад күләмендә матди ярдәм күрсәтелә. Моннан тыш, хезмәт күрсәткечләренә карап премияләр түләү дә карала. Аның күләме бер айлык хезмәт хакы дәрәҗәсенә җитәргә мөмкин. Агымдагы елның 1 октябреннән хезмәт хакларын күтәрү көтелә. 2023 елда хезмәт хаклары сизелерлек күләмдә артачак. Кайбер оешма-предприятиеләрдә, бигрәк тә шәхси оешмаларда, хезмәткәрләрнең хезмәт хакын конверт белән алуы берәүгә дә сер түгел. Аларга картлык көненә бер генә сум пенсия дә исәпләнмәячәк. Димәк, бу очракта да полиция хезмәткәрләре янә отышта булачак.

- Пенсия яше ирләргә 65 кә, хатын-кызларга - 60 яшькә кадәр итеп үзгәртелде. Полиция хезмәткәрләренең пенсиягә чыгу тәртибе башка принципларга корылган дип беләм.

- Эчке эшләр министрлыгы системасында 20 ел хезмәт куеп, пенсиягә чыгарга мөмкин. Бу очракта хезмәт стажына армиядә хезмәт итү, уку йортында белем алу вакытының ярты срогы кертелә. Мисал өчен, гражданин 18 яшьтә эшкә керсә, ул пенсиягә 38 яшьтә чыга ала. Аерым төр хезмәтләрдә, әйтик, вакытлыча тоту изоляторында, юл-патруль хезмәтендә эшләсәң, пенсиягә 32 яшьтә чыгарга мөмкин. Пенсия яшенә җиткәч тә, хезмәткәр эчке эшләр органнарында эшләп калырга, башка һөнәргә күчеп, хезмәт баскычында яңа үрләр яуларга мөмкин. Пенсиягә чыкканда полиция хезмәткәрләренә җиде оклад күләмендә (200 мең сум тирәсе) пособие бирү карала. Пенсиянең күләме хезмәт урынына һәм хезмәт итү срогына карап билгеләнә, ягъни 15 мең сумнан башлап, 40 мең сумга кадәр. Пенсия ел саен индексацияләнәчәк. Лаеклы ялга чыкканнан соң да безнең хезмәткәрләр игътибарсыз калмый, килеп туган сораулар белән алар ветераннар оешмасына мөрәҗәгать итә ала.

- Полиция хезмәткәрләре нинди график белән эшли, ничек ял итә?

- Регламент буенча биш көнлек, 40 сәгатьлек эш атнасы каралган. Зарарлы шартларда эшләүчеләр өчен атнага 36 сәгатьлек эш атнасы билгеләнгән. Нормаль булмаган шартларда эшләүче аерым категория хезмәткәрләргә 7 көннән 15 көнгә кадәр өстәмә отпуск бирү каралган. Хезмәткәрләрне графиктан тыш өстәмә эшләргә тарту шулай ук өстәмә хезмәт хакы яки ял көннәре белән бәяләнә. Чираттагы ял хезмәткәрнең эшләү срогына карап, 40 көннән 64 көнгә кадәр бирелергә мөмкин. Күргәнебезгә, ул гадәти оешмада эшләүчеләрнекенә караганда ике тапкыр зуррак. Моннан тыш, чираттагы ял көннәренә ял йортына бару, кайту көннәре дә өстәлә. Хезмәткәр һәм аның гаилә әгъзалары Россия Федерацияcе Эчке эшләр министрлыгының ял һәм сәламәтләндерү үзәкләрендә дәвалану һәм ял итү өчен ташламалы юллама алу хокукына ия. Алар Россия Федерациясендә дистәдән артык: Кара диңгез белән Кавказның минераль су чыганакларыннан алып, Владивостокка кадәр. Мисал өчен, хезмәткәр һәм аның гаилә әгъзалары өчен тәгаенләнгән 21 көнлек юлламаның бәясе 9000 мең сумнан артмый. Ә пенсионерлар өчен юллама бәясе 2500 сум, санаторийга бару, кайту чыгымнары дәүләт тарафыннан компенсацияләнә.

- Полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү тәртибе нинди?

- Торагы булмаган хезмәткәрләр вакытлыча яшәп тору өчен фатир яки йорт белән тәэмин ителәләр. Фатирга, йортка кереп торучы хезмәткәрләрнең чыгымнарын каплар өчен дәүләт ай саен 3600 сум акча бирә. Гаиләлеләр өчен бу сумма 5400 сум тәшкил итә. Эчке эшләр министрлыгы системасында ун елдан артык эшләүчеләргә торак сатып алу өчен бер тапкыр социаль түләү бирелә. Әлеге түләүнең күләме фатирның яки йортның базар бәясе белән тиңдәш. Ул гаиләнең һәр әгъзасына 18 кв.м исәбеннән чыгып бирелә.

- Хезмәткәрнең югары белемгә ия буласы, камилләшәсе килсә, каршы төшмисездер, шәт.

- Юк, әлбәттә. Кешенең беренче тапкыр бушлай югары белем алу хокукы Россия Федерацияcе Конституциясе белән дә ныгытылган. Бу очракта эчке эшләр органнарында эшләүчеләр икенче тапкыр да бушлай югары белем алу хокукына ия. РФ Эчке эшләр министрлыгына караган югары уку йортларында юридик белемнән тыш, икътисадый белем белән бергә техник белем дә бирәләр. РФ Эчке эшләр министрлыгына караган югары уку йортлары дәүләт аккредитациясенә ия, аларның дипломы гадәти оешмалар тарафыннан да югары бәяләнә. Югары белем алучы хезмәткәрләргә тулы күләмдә түләүле отпуск бирелә. Барлык хезмәткәрләр дә эчке эшләр органнарында хезмәт итү дәверендә иминиятләштереләләр. Хезмәт вакытында имгәнгән очракта (шулай ук хезмәттән тыш вакытта да) хезмәткәрләргә 60 мең сум һәм аннан да күбрәк күләмдә иминият акчалары түләү карала.

- Эчке эшләр органнарына эшкә урнашу тәртибе белән таныштырып үтсәгез иде.

- Сержантлар һәм кече дәрәҗәдәге җитәкчелек вазифасына 18 яшьтән 35 яшькә кадәр, урта, өлкән һәм югары җитәкчелеккә 18 яшьтән 40 яшькә кадәр булган гражданнар кабул ителә. Кандидатларга сәламәтлекләре буенча, психологик әзерлек ягыннан билгеле бер таләпләр куела. Булачак сержантларның урта, офицерлар составында хезмәт куячак кандидатларның урта һөнәри яки югары белемгә ия булуы шарт. Эчке эшләр органнарына эшкә урнашу ниятегез бар икән, сезгә район эчке эшләр бүлегенең кадрлар белән эшләү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Биредә сез вакантлы эш урыннары һәм Эчке эшләр министрлыгына караган уку йортлары турында тулы мәгълүмат ала аласыз. Кадрлар белән эшләү бүлегенә паспорт белән килү шарт. Биредә сездән эшкә урнашу турында гариза язу, анкета тутыру һәм үз кулыгыз белән автобиографиягезне язу һәм кайбер шәхси документларыгызны күрсәтү соралачак. Белешмәләр өчен телефон: 89196235823, 89376621886.

Әңгәмәдәш - Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев