Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Гадел көндәшлеккә дәгъва кылып...

Бу чәршәмбедә районыбызда Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты, Теләче муниципаль районы белән берлектә "Җирле товар җитештерүчеләргә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү" дигән темага багышланган күчмә утырыш үткәрде. Төрле министрлык вәкилләре дә катнашкан әлеге утырышка районыбыз эшмәкәрләре һәм район Советы депутатлары чакырулы иде.

Иң элек районыбыз кунаклары муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның ярдәмчеләре озатуында Теләче сәнәгать мәйданчыгында булып, анда урын алган резидентларның эшчәнлекләре, переспектив эш планнары белән таныштылар. Тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин: бүген Теләче сәнәгать мәйданчыгы кече һәм урта бизнесны җәлеп итү өчен һәркемгә үрнәк, иң уңышлы индустриаль мәйданчыкларның берсе. Идарәче компания җитәкчесе Айдар Мирсәетов әйтүенчә, мәйданчыкның ачылу көненнән башлап, биредә сигез резидент үзенең эшчәнлеген башлап җибәргән. Болар өчен 900 млн., мәйданчыкның инфрастркутура үсеше өчен 400 млн. сумга якын акча (шуның 227 млн. сумы дәүләт биргән средстволар) җәлеп ителгән, 170 эш урыны барлыкка килгән, 150 млн. сумлык товар җитештерелгән. Эшчеләрнең уртача хезмәт хакы 17 мең сум тәшкил итә. Мәйданчыкта бүген инженерлык челтәре булдырылган, электр энергиясе, газ, суүткәргечләр һәм юллар белән тәэмин ителгән. Бүген идарәче компания бирегә күбрәк инвесторлар җәлеп итү, югары технологияле җитештерү объектлары булдыру максатын куеп эшли. Шушы уңайдан биредә гадел көндәшлеккә дәгъва тотып, әледән - әле очрашулар, презентацияләр үткәрелә, мәйданчык вәкилләре төрле күргәзмәләрдә, форумнарда катнашалар. Яңа инвестицияләр җәлеп итү максатыннан 12 предприятие белән килешү төзелгән.
Әлбәттә, райондагы мондый капиталь салуларны, күләмле оештыру эшләрен хакимият булышлыгыннан башка башкарып чыгып булмас иде. Бу уңайдан районыбыз җитәкчелеге республика башлыгы Рөстәм Миңнехановка, ТР Сәнәгать һәм сәүдә һәм ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләренә рәхмәтле. Теләче районында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен бермә-бер уңай шартлар булдырылган. Бу хакта утырышның пленар өлешендә ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет җитәкчесе Рафис Борһанов, аның ярдәмчесе Марат Галиев һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов белән ТР Икьтисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин да ассызыклап узды. Чыннан да, бүген республикада һәм районда эшмәкәрлекне үстерү максатыннан күп кенә программалар эшләп килә. Әлегедәй ярдәмне Теләче сәнәгать мәйданчыгындагы резидентлар да алу бәхетенә ирешкән. Мәсәлән, алар 2012 елдан башлап, 16 млн. сумлык дәүләт ярдәме алганнар. Дәүләт аларның чыгымнарын 50% күләмендә җиһазлар сатып алганда каплаган. Теләче сәнәгать мәйданчыгында урын алган резидентларга гына түгел, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче фермерларга да, шәхси хуҗалыкларга да дәүләт ярдәме зурдан күрсәтелә. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов билгеләп узганча, шуның нәтиҗәсе буларак, алар тарафыннан җитештерелгән продукциянең күләме дә арта. Мәсәлән, ул 2015 елда ун тапкыр арткан. Ел азагына фермерлар мөгезле эре терлекләрнең санын 810, сыерларныкын - 370 башка, сөт күләмен 1700 тоннага, табышны 95 млн. сумга җиткерергә ниятлиләр. Әлбәттә, мондый интенсив икътисадый үсештә хакимиятнең өлеше зур. Бу уңайдан дәүләт ярдәме белән терлек торагы төзүчеләргә бушлай бирелә торган таналар, өч һәм аннан да күбрәк сыеры булган шәхси хуҗалыкларга бушлай бирелүче саву аппаратлары турында искә төшереп китәргә мөмкин. Район ярдәме буларак бушлай бирелгән таналарның баш саны 75 кә (4,5 млн. сумлык) җиткән. Фермерларга җир, иске торакларны рәсмиләштерүдә дә бернинди тоткарлыклар юк. Сентябрь аенда шәхси хуҗалыкларда асралучы 1904 данә савым сыерына өч мең хисабыннан 5 млн. 712 мең сум акча таратылган. Гомумән, Татарстан Хөкүмәте һәм район җитәкчелеге тарафыннан авыл хуҗалыгына, авыл кешесенә зур ярдәм күрсәтелә.
Әлбәттә, әлегедәй инновацион һәм инвестицион проектлар районда яшәүчеләрнең эшле-ашлы итү һәм аларның хәлен яхшырту, районның икътисадый үсешен тагын да югарырак баскычка күтәрү максатыннан башкарыла. Бүген районыбызның меңгә якын кешесе читкә китеп хезмәт куя. Җитәкчелек яңа эш урыннары булдырып, аларны кире районга кайтару бурычын куя.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев