"ГИБДД Тюлячинского района" дигән телеграмм канал бар
Районның ЮХИДИ хезмәте үз телеграм-каналы эшли.
Бүгенге көндә юл һәлакәтләре белән еш очрашабыз. Әледән-әле төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә юлларда кеше гомерләре өзелә. Кемнәрдер юл йөрү кагыйдәләрен боза, кайбер шоферлар руль артына исерткеч эчемлекләр кулланган килеш утыра.
Районда булдырылган яңа телеграмм-каналның максаты – исерек хәлдә машина йөртүне тыю.
Әгәр сез юлда исерек хәлдә машина йөртүчене күргәнсез яки аның белән бәйле юл-йөрү кагыйдәсен бозу очрагының шаһите буласыз икән, Телеграммдагы әлеге каналга фото һәм видеоларны җибәрегез. Бирегә килгән мәгълүматлар ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырыла һәм тиешле чаралар күреләчәк.
Безнең белешмә
Телеграмм-каналның исеме – "ГИБДД Тюлячинского района" дип атала.
Адрес: https://t.me/tulru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев