Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Һәркем өчен дә бердәй шартлар тудырылган

Узган атнада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Казанда су спорты төрләре буенча дөнья Чемпионатын ачу тантанасында катнаштылар.

Бүген Казан Россиянең спорт башкаласы булып санала. Чөнки биредә спорт белән шөгыльләнү өчен бик яхшы инфраструктура тудырылган. Шуңа күрә безнең республикага илкүләм генә түгел, дөньякүләм ярышларны үткәрүне дә ышанып тапшыралар. Татарсан - спорт сөючеләргә дә, һөнәри спортчыларга да шөгыльләнер өчен бердәй шартлар тудырылган уникаль төбәкләрнең берсе. 2013-2014 нче елларда гына да Татарстанда республика Президенты программасы нигезендә 322 спорт мәйданчыгы төзелгән. 2015 елда 10 спорт объекты (шуның бишесе йөзү бассейны белән) файдалануга тапшырылды. Әлегедәй объектлар республика бюджеты хисабына төзелә.
Бу нисбәттән районыбыз җитәкчелегенә дә, спортчыларыбызга да йөз кызартасы юк. Чөнки без дә спорт сөюче районнар исемлегендә. Әледән-әле спортта яулаган җиңүләребез шуны раслый. Теләче көрәшчеләренең, хоккейчыларының даны күптән инде еракларга таралды. Без - теләчеләр, райондашларыбыз - Илдар Гыйниятуллинның 2013 елда Казанда узган студентларның 27 нче Бөтендөнья җәйге Универсиадасы уеннарында билбау көрәше буенча Универсиада чемпионы һәм атказанган спорт остасы Раил Нургалиевның билбау көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы исемен яулавы белән хаклы рәвештә горурланабыз. Саба-Теләче төбәге элек-электән милли көрәш осталарына бай булган. Районыбыз яңадан торгызылганнан соң милли көрәш буенча республиканың атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов, спорт осталары - Фидәил Мортазин, бертуганннар Азат һәм Тәфкил Шәйхетдиновлар, Рафак Хәлиуллин, Хөсәен Исмәгыйлев, Фәннур Мөхетдинов, Фидәил Мортазин, Рамил Корбанов кебек чемпионнар үсеп чыкты. Хәзер бу көрәш осталарының данлы юлын бертуганнар Илмир Зиябиев, Азат Нумөхәммәтов, Ранис Галимуллин, Зөлфәт һәм Илгиз Ибраһимовлар, Илдар һәм Раил Мараковлар, Рафис Сәмигуллин, Марат Гәрәев кебек яшь көрәшчеләребез дәвам итә. Районыбызның хоккей буенча ир-егетләр җыелма командасы "Б" дивизионында (ачык хоккей мәйданчыклы авыл районнары арасында) ике ел рәттән Россия, өч ел рәттән Татарстан чемпионнары булып танылдылар. Шулай ук Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Айрат Кыямов җитәкчелегендә спортның кул көрәше төре белән шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләрнең дә исемнәре чемпион буларак күпләргә мәгълүм. Мәсәлән, аның шәкертләре - Радик Карабаев, Ришат Зәйнетдинов, Андрей Ершовлар күптән инде ил, Европа, дөнья чемпионнары булып танылдылар.
Болардан тыш, бездә спортның футбол, волейбол, туризм, кул сугышы, гер күтәрү кебек төрләре дә популяр. Безнең районда чемпионнар тәрбияләр, гомумән, спорт белән шөгыльләнеп сәламәтлекне ныгытыр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Моның өчен соңгы биш елда районда һәм республика Президенты программасы нигезендә "Батыр" спорт комплексы, чаңгы шуу базасы, 16 хоккей тартмасы һәм бер киенү-чишенү бүлмәсе, 8 спорт мәйданчыгы төзелде. Төзелеп килүче өч спорт мәйданчыгы август аенда файдалануга тапшырылачак. Әлеге спорт мәйданчыкларының берсе Теләче авылының Полевая урамында төзелгән булса, икенчесе Комаровка авылының Заречная урамында яшәүчеләргә сөенеч китерәчәк. Өченче мәйданчык - Әбде авылында ачылачак. Ул Әбде урта мәктәбе янәшәсенә урнашкан. 2012 елда ачылган "Батыр" спорт комплексында хәзер районкүләм ярышлар гына түгел, республика, ил һәм дөньякүләм ярышлар да уза. Узган ел август аенда оештырылган билбау көрәше буенча республика беренчелеге, декабрь аенда 15-17 яшьлек кызлар һәм егетләр арасында билбау көрәше буенча үткәрелгән дөнья Чемпионаты һәм быел февраль аенда узган милли көрәш буенча ил беренчелеге шуның ачык мисалы.
Белгәнебезчә, быел республикада "Президент белән бергә - Спортсөючән Татарстан" хәрәкәте барлыкка килгән иде. Бу хәрәкәт Сабантуйларында уеннарны оештыруда да актив катнашты. Хәрәкәт лидерлары тарафыннан "Спортсөючән Татарстан" дип исемләнгән мәйданчык булдырылган иде. Әлеге мәйданчыкта теләчеләр, бәйрәм кунаклары белән берлектә ГТО нормалары тапшырып, үзләренең көчләрен сыный алдылар. 12 июнь көнне дә йөзләгән райондашыбыз Теләче болынындагы стадионда ГТО нормалары тапшырды. "Табигатьнең гүзәл почмагына - болынга килеп, үзебезне сынап, аралашып, күңел ачып кайтып китәбез, - дип зур канәгатьлек белдерде алар өйләренә таралышканда.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев