Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Игенче”дә сынатмыйлар

Районыбыз басу-кырларында икмәк язмышы өчен көрәш дәвам итә. Күп хуҗалыклар бу үтә җаваплы һәм мәшәкатьле эшкә нокта куярга җыеналар инде. Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" хуҗалыгында эш ничегрәк бара соң? Биредәге эшнең барышы белән танышу максатыннан мин өченче көн әлеге хуҗалыкта булып кайттым.

Быел хуҗалыкның игенче-механизаторлары алдында 1519 гектар мәйданнан бөртеклеләрне җыйнап алу бурычы тора. Шуның 1038 гектарын җыйнап өлгергәннәр инде. Биредә игенне егып суктыруны кулай саныйлар. Һәм дөрес тә эшлиләрдер, мөгаен. Ник дигәндә, икмәкне киптерү җайланмаларына һәм ягулыкка артык чыгымнар тотылмый. Көннәр матур торганда болай эшләү отышлы, билгеле. Бу эштә, ягъни игеннәрне теземнәргә салуда 27 ел әлеге хезмәтне башкаручы Хәмит Кәримуллинның өлеше гаять зур. Ул ЕС - 1 комбайны белән 1212 гектар мәйдандагы игеннәрне теземнәргә салып хуҗалыкта гына түгел, район буенча да алдынгылар рәтендә атлый. Афәрин, Хәмит!
Теземнәрне җыйнап алуда куәтле "АКРОС - 530" комбайннарын иярләүчеләр Фәрит Шаһиев белән Рөстәм Нәбиуллин алдынгылыкны бирмиләр. Төн йокламаса йокламаслар, мондый матур көннәрне кулдан ычкындырмас егетләр. Өй мичен хәтерләткән "Енисей" һәм "ДОН - 1500" комбайннарында эшләүче Марат Нигъмәтҗанов белән Илдар Җәләлиевлар да алардан калышмый. Марат, "АКРОС - 530" комбайнында эшләүче хезмәттәшләре белән ярышып эшләсә, Илдар узган көздә үзе ремонтлап чыккан "КамАЗ" автомобиле белән ашлык ташырга да өлгерә. Басудагысы түгел, амбардагысы ашлык диләр бит. Ашлыкны амбарларга ташуда "КамАЗ" машинасы белән Фәрит Миннебаев, Мәгсүт Галиуллиннар көчләрен кызганмыйча эшлиләр. Җитезлекләренә күз дә иярми, тыз-быз йөреп торалар.
Хәзер бик җаваплы һәм мәшәкатьле чор. Бер үк вакытта урып-җыю эшләрен башкарырга, салам эскертләргә, туңга сөрергә, симәнә орлыгы, терлек азыгы әзерләргә кирәк. Бу эшләр бер хезмәт чылбырын тәшкил итәләр. Чылбырның бер генә боҗрасы өзелсә дә, калган эшләр тукталырга мөмкин. Ә "Игенче" ширкәтендә моңа юл куелмый. Һәр эшче үз хезмәтен намус белән башкарып, көзге кыр эшләрен кыска срокларда төгәлләргә омтыла. Төрле маркадагы тракторлар белән салам ташуда Айнур Шәмсетдинов, Дмитрий Варламов, Радик Нәбиуллин, салам җыюда Мөнәвәр Мөхәммәдиев, Яхъя Абдуллин, Айрат Ситдыйков, саламны әрҗәләргә төяп торучы Зиннур Шәепов, басудан кайтарылган саламны бушатып, эскерткә өеп торучы Расих Яхинның хезмәтләре мактауга лаек. Көзге чәчүне куәтле "ДжонДир" тракторы белән Айнур Гайнетдинов тиз һәм югары сыйфат башкара. Ул 17 августка "Агратор" чәчкече белән 434 гектар мәйданда арыш чәчәргә өлгергән иде. Туңга сөрүдә дә сыйфат билгесе беренче планга куелган. Биредә әлеге агрочараны үз эшләренең осталары булган механизаторлар Гыйльфан Дәүлиев белән Фидәрис Камалиевның югары сыйфат белән башкарып чыгачакларына нык ышаналар. Чөнки алар әлеге хезмәттә күптән сыналган ир-егетләр. Ширкәттәге иң тәҗрибәле механизаторларның берсе булган Равил Нәбиуллин ашланган 267 гектарлы басуда көзге бодай чәчәр өчен җир әзерли. Гомерен басу-кырларда үткәргән әлеге мөхтәрәм зат шушы көннәрдә генә үзенең олугъ бәйрәмен үткәрде. Аныкы гына түгел, башка игенче-механизаторларның да күңелләре шат. Алар хуҗалык тарафыннан махсус киемнәр, кирәк-ярак белән тәэмин ителгәннәр, ашау-эчүдән дә зарланмыйлар, хезмәт хакы вакытында бирелеп барыла.
Әлеге хуҗалыкта күңел тагын шуңа сөенде: кайсы гына механизатор янына барсаң да, яшьләрне, урта яшьтәгеләрне күрәсең. Бу инде хуҗалыкның киләчәге якты дигән сүз.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X