Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Икеләтә истәлекле көн

Бүген, ягъни 23 август көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында бертөркем яшь райондашларыбызга паспортлар тапшырылды.

  • Хөрмәтле яшь райондашларыбыз! Сезне һәм әти-әниләрегезне әлеге күңелле һәм сөенечле вакыйга белән  котлыйм. Бүгеннән сез Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданины статусына ия булдыгыз, мөстәкыйль олы тормыш юлына бастыгыз. Шәхесегезне раслаучы документы кадерләп саклагыз, аны чиста-пөхтә итеп йөртегез, гомер буе сезгә игелекле хезмәт итсен. Бүгенге чара Россия флагы көненә туры килүе белән икеләтә истәлекле. Чөнки ел саен, 22 августта илебездә, 1994 елның 20 августында Россия Федерациясе Президенты тарафыннан чыгарылган 1714 номерлы “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында”гы Указ нигезендә  Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә,   - дип үзенең ихлас тәрбикләүләрен ирештерде яшьләребезгә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов.

Тантанада яшьләребезгә шундый ук матур теләкләрне Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы каршындагы  “Патриот” спорт-патриотик республика яшьләр үзәге директоры урынбасары Айсинә Нәгыймова белән районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова да ирештерде.

Бу көнне алты яшь райондашыбызга - Камилә Ситдыйковага (Баландыш), Камилә Нәбиуллинага (Балыклы), Гөлгенә Сәхәбиевага (Теләче),  Роман Брасалинга (Ямбулат), Ислам Яхинга (Теләче) һәм Фәридә Салиховага (Олы Мәтәскә) паспортлар тапшырылды.

Азактан паспорт алган яшьләребез һәм ата-аналар исеменнән Гөлфинә Сәхәбиева чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев