Ихлас сөенүләрен белдерделәр
Бүген, ягъни 25 август көнне, районыбыз дәрәҗәле кунаклар - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовны һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе Рәисен Әгъзам Гобәйдуллинны кабул итте.
Алар иң элек муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов озатуында Теләче сәнәгать мәйданчыгында булып, биредә урнашкан резидентларның эшчәнлеге белән таныштылар. Азактан җаваплылыгы чикләнгән “ЛМР-Пласт” ширкәте эшчеләре белән җанлы әңгәмә оештырып, аларны борчыган сорауларны тыңладылар, бергәләп чишелеш юлларын эзләделәр. Альберт Кәримов исә завод эшчеләре алдында чыгыш ясап, аларны республиканың сәяси, социаль-икътисадый хәле белән таныштырды, аның үсештә булуын билгеләп үтте. Аннары, кунаклар Казаклар авылы янәшәсендәге сыекландырылган газ заводы төзелешен карадылар. Соңыннан, алар республика программасы нигезендә төзелеп, файдалануга тапшырылучы Баландыш авыл җирлегенең административ бинасын ачу тантанасында катнаштылар. Шулай ук биредә республика программасы нигезендә төзелеп килүче ял паркы төзелеше дә кунакларның күңеленә хуш килде. Авыл халкы белән очрашу вакытында алар авылда да киң колач белән төзелешләр һәм төзекләндерү эшләре баруына, авылда да тормыш дәрәҗәсенең югары булуына, аның көннән-көн яхшыра баруына ихлас сөенүләрен белдерделәр.
25 август очрашулары һәм тантаналары турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев