Икмәкнең кадерен белик!
Минем әнием Сабира Апас районы Дәүләки авылында 1912 елда дөньяга килгән. Аңа алты ай булганда, егерме яше тулып кына киткән әнисе авырып үлеп китә. Ә әтисе ул вакытта әллә армия хезмәтендә булып, аннан 1914 елгы сугышка кереп киткәндерме, анысын әнием хәтерләми. Күпмедер еллар узгач үзен күрергә дип кайтып киткәнен генә искә төшереп сөйли иде.
Дәүләкидән ундүрт чакырым ераклыкта гына Иске Әнәле дигән авылда бер апаның унсигез яшьлек кызы урактан кайтып, баздан салкын катык алып ашап суык тидерә һәм бик тиз үлеп китә. Ике малай арасында бердәнбер кыз булгангадыр инде, бу апа кызын бик сагына. Шулвакыт Дәүләкидә ятим калган алты айлык кыз бала турында ишетәләр. Ире, уллары белән киңәшә дә, әнине кызлыкка барып алып кайталар. Шулай итеп, әнинең балалык еллары шушы авылда үтә. Әтисе (алып үстергән) ерак түгел бер урыс авылында фельдшер булып эшли, ә әнисе тирә-як авылларда кендек әбисе булып танылган була. Абыйлары да бик миһербанлы булган бу урта хәлле гаиләдә әнием бәхетле балачак кичерә.
Әнием сөйләвенчә, 1920 елда игеннәр әйбәт уңа, халык икмәккә тиенә. Әмма авыл халкының икмәген амбарларыннан кырып-себереп “дәүләт заданиесе”нә дип җыеп алып бетерәләр. 1921 елга авыл кешесенең икмәк запасы бөтенләй диярлек калмый. Ә җәй аенда бер тамчы яңгыр да төшми.
Өебез урманга терәлеп тора иде. Җәй көне урманда нинди яшеллек бар - барысын да сыерга дип җыйдык. Әти-әнием, абыйларым: “Сыерыбыз исән булса, без үлмәбез!” - дия иделәр. Шулай булды да! Кыш көне алабута орлыгын сөткә салып пешерә идек, ди. Авыл халкы гаиләләре белән ачлыктан шешенә, бик күп кеше кырыла. Урамнарда бөтенләй бушап калган йортлар күбәеп, авыл мәет чыккан караңгы өйгә ошап кала. Әниләргә кыш чыгарга дип, әтиәниләре ачлыктан үлгән ике баланы кертәләр. Кышны исән-сау аларда яшәп, җәй көне балалар йортына җибәрәләр. Әбиемнең үлгән кызының бик күп бизәнү әйберләре, хаситәләре була. Чана белән күрше авыл базарына барып шуларны берничә килограмм икмәккә алыштырып кайта торган булалар. Бервакыт, ачларга ярдәмгә дип, кайдандыр балык кайтаралар. Бик зур балыклар иде. Ачка тилмергән авыл халкы шул балыкларны кисәк ашап үлде, - дип искә ала иде. Әнием бу авыр хатирәләрне бер дә онытмый, һәрвакыт искә төшереп сөйли иде. “Икмәкнең кадерен белегез, аның кечкенә кисәгенә дә тилмергән чаклар бар иде”, - дия иде. Шул вакытларда гыйбрәт өчен дип: “Бер кеше икмәк ашаганда ипи валчыгы җиргә төшеп китә. Бу моны эзли-эзли, таба алмый. Шуннан соң, бу икмәк валчыгына кеше аягы белән басмасын дип, шул урынга читән корып куйган, дип сөйләгәне истә калган.
Без дә тарихның бу авыр вакыйгаларын истән чыгармыйк, хәзерге өстәл тулы сыйнигъмәтләребезгә сөенеп, риза булып яшик. 1921 елгы Идел буе халыкларына килгән мондый афәтләрне башка күрергә язмасын иде.
Сәрия Галимова. Кече Мирәтәк авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев