Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Иске Җөри авылында балалар бакчасы бинасын капиталь төзекләндерәләр

Район үзәгендә генә түгел, авылларыбызда да зур төзелеш, капиталь ремонт эшләре бара. Бу очракта Шәтке авылында мәдәният йортында, Олы Мишә урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре башлануын, Тиләҗе авылында башлангыч мәктәп бинасы төзелә башлавын, Караширмә авылында клуб төзеләчәген әйтеп китү дә җитә. Моннан тыш авылларыбызда юллар, торак йортлар салына. Дәүләт программалары...

Район үзәгендә генә түгел, авылларыбызда да зур төзелеш, капиталь ремонт эшләре бара. Бу очракта Шәтке авылында мәдәният йортында, Олы Мишә урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре башлануын, Тиләҗе авылында башлангыч мәктәп бинасы төзелә башлавын, Караширмә авылында клуб төзеләчәген әйтеп китү дә җитә.

Моннан тыш авылларыбызда юллар, торак йортлар салына. Дәүләт программалары нигезендә, үзара салым һәм дәүләт ярдәме акчаларына урамнарга юллар, йортларга суүткәргечләр сузыла. Быел республика программасы нигезендә Олы Мишә авылында яңа модульле ветеринария пункты да салыначак.

Кичә мин булган Иске Җөри авылында урнашкан һәм республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәре-лүче балалар бакчасында да кызу эш кайный иде. Анда ремонт эшләре узган елның декабрь урталарында башланып киткән. 30 балага исәпләнгән бакча бинасын җаваплылыгы чикләнгән "Цереком" ширкәте эшчеләре ремонтлый. Ремонтчылар белән сөйләшеп, эш барышын фоторәсемгә дә төшереп кайттым. Ремонт эшләренең күбесе башкарылган инде. Дәүләт тарфыннан бирелгән 5 миллион сум акчага (бу капиталь ремонт эшләренең бюджеты) электр үткәр-гечләрне, җылылык системасын, санузелларны алыштырырга, диварларны шпаклевка белән тигезләргә һәм буярга, идәнгә җылы ленолиум, аерым бүлмәләргә плитә җәяргә өлгергәннәр инде. Хәзер бүлмәләргә ишекләр, тәрәзә тупсалары куела. Бу үтә нечкә һәм мәшәкатьле эшне Азат Сафин белән Раил Гыйльфановлар башкара. Алга таба керү-чыгу ишекләре куелачак, туклану блогы җиһазлары монтажланачак.

- Егетләрнең бер атналык эшләре калып бара. Графикка һичшиксез сыешачакбыз. Төзелеш материаллары белән өзеклек тумады. 10 февраль көнне яңартылган бакча кабаттан балаларны кабул итәчәк. Аңарчы бакчаны һәм тирә-юньне төзелеш материалларыннан арындырып, чистартып, юып өлгертәсе бар. Бу эштә бакча хезмәткәрләре зур тырышлык куялар. Ремонт башланганнан бирле алар безнең белән, - дип белдерде "Цереком" ширкәте җитәкчесе Динар Нуруллин.

Әлеге яңалыкка, бакчада зур эшләр башкарылуына әти-әниләр генә түгел, тәрбиячеләр үзләре дә чиксез куана. Берочтан аларның да фикерен сораштым.

Зөлфия Зиннәтуллина, өлкән тәрбияче:

- Куана-куана, булсын дип эшләп йөрибез. Ник дигәндә, алга таба үзебез хезмәт куячак бина бит. Болары вакытлыча гына килә торган, сөенечле мәшәкать аның.

Дания Мәннанова, кече тәрбияче:

- Моңарчы бакчабызга 27 бала йөрде, яңартылгач утыздан артып китәчәк. Ремонт беткәч, барысы да җайланыр дип уйлыйм.

Наилә Галимуллина, тәрбияче:

- Яңартылган бакчабыз беркадәр яңа мебель белән дә тулыландырылса, барыбыз да сөенер идек. Вәгъдә итүчеләр булмаса да, ачылыш көнендә бүләк итмәсләрме дибез.

Сораштыруда катнашкан әлеге тәрбиячеләр һәм башка хезмәткәрләр - Рәзинә Насыйбуллина, Фаягөл Нуриева, Гөләндәм Зариповалар зур оптимизм белән төзекләндерелгән бүлмәләрне төзелеш калдыкларыннан арындыралар, юалар иде. Алар да төзүчеләр кебек, шатлыклы мизгелләрне якынайту өчен тырышалар.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Фотода: эшче егетләр Азат Сафин белән Раил Гыйльфановлар тарафыннан соңгы эшләрнең берсе - бүлмә ишекләре куела
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев