Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Иске Җөри авылы кунаклар кабул итте

29 август көнне Иске Җөри авылында икенче тапкыр уздырылучы "Таллы күл" күчмә кубогына футбол ярышы узды.

Бу көнне Сатыш, Бигәнәй, Мамалай, Үзәк, Иске Жөри, Теләче авылларыннан футбол командалары очрашты.

Әлеге чараны тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов ачып җибәрде.

Бәйрәмгә килүчеләр өчен җыр-биюле музыкаль программа , плов, кайнар чәй, майлы коймак әзерләгәннәр иде.

Ярышның нәтиҗәләре:

1 урын: Иске Җөри җыелма командасы

2 урын: Үзәк командасы

3 урын: Теләче яшьләре командасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев