Изге Пасха бәйрәме белән!
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты котлавы.
Хөрмәтле православие динен тотучы райондашларыбыз, районыбыз кунаклары! Сезне ихластан православие дөньясындагы иң изге, якты бәйрәмнәрнең берсе - Пасха бәйрәме белән тәбрик итәбез. Олысы да, кечесе дә аны түземсезләнеп көтеп ала. Балаларның иртән торып, өйдән-өйгә кереп, бер-берсен котлап, матур сүзләр әйтешеп, йомырка, төрле тәм-томнар җыюы әлеге бәйрәмнең олугъ йоласы һәм гүзәл бизәге.
Мөхтәрәм райондашлар! Чын йөрәктән бу якты бәйрәмнең йортларыгызга шатлык һәм мәрхәмәт алып керүен, уңышлар, бәхет алып килүен, теләкләрегезнең үтәлүен телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, рух ныклыгы, яхшы кәеф телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Фото интернет челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев