Изге Тройсын котлы булсын!
Телен, гореф-гадәт, йолаларын оныткан халыкның озак яши алмавы һәркемгә мәгълүм. Әйе. Бу чынлап та кире кагылгысыз хакыйкать. Дини, милли бәйрәмнәрнең әлеге төшенчәнең саклануына, дәвам ителүенә йогынтысы искиткеч зур.
Район, авылларда шаулап-гөрләп узган сабантуйлардан, алардан алган җылы хисләрдән арынып та бетмәгән бер мәлдә, тагын бер зур, дини-престол бәйрәм – Тройсын да килеп җитте. Субаш авылы халкының ел буе әзерләнеп көтеп алган әлеге бәйрәме, елдагыча, яшел болынлыкта оешкан төстә узып та китте.
Бик матур, җылы, кояшлы көн булды ул. Ел саен бу көнне аз гына булса да яңгыр сибәләп китә иде. Тик быел яңгырны ничек кенә көтсәк тә, яумады шул. Авыл халкы, бәйрәм кунаклары көне буе күктән күзләрен алмадылар, эчтән генә белгән догаларын да укыдылар. Табигать анабыз бүләк иткән бөтен нәрсә хәвеф-хәтәрсез генә явып киткән җылы яңгырга мохтаҗ бүген. Экологик проблемалар тудырмыйча, дөрес һәм матур яшәсәк, алла боерса, шифалы яңгырлар да булыр әле.
Тройсын - борынгы мәҗүсилектән калган изге бәйрәм. Ул һәрвакыт олы көннән ( Пасхадан) соң җиде атна узгач – илленче көндә башлана. Бу көнне Апостолларга Изге Тын иңә. Аны икенче төрле “яфрак бәйрәме” дип тә йөртәләр, чөнки ул күбесенчә, агачларның яфрак ярып, табигатьнең яшәрү чорына туры килә. Бу бәйрәмгә чаклы безнең әби-бабайлар, үлән-яфраклар өзмәгәннәр, сулыклар тирәсендә йөрмәгәннәр, табигатьтә яңару өчен тынычлык саклаганнар. Бәйрәм үткәч, җир-су ияләренең күңелен күргәч кенә, табигать байлыкларыннан файдалана башлаганнар.
Бәйрәмнең үзәге, бизәге булып тасма, яулыклар белән бизәлгән яшь каен торган.
Бәйрәмнәр кунак-төшем белән күңелле. Халкыбызны, дини гореф-гадәт, йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне олылап, хөрмәт итеп килгән кунакларыбыз күп иде бу көнне.
Бәйрәм белән котлау өчен сүзне иң элек Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе Хамидуллин Илнур Хаҗинур улы алды. Ул җыелган халыкны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Айдар авыл җирлеге башкарма комитеты рәисе Хаҗиев Рифат Рәшит улы да яфрак бәйрәменең үзенчәлекләрен ассызыклап, бар халыкны котлап, бүләген тапшырды.
Тройсынны фольклор ансамбльләрдән башка күз алдына да китереп булмый, чөнки керәшен халкының бар байлыгы - аларда. Бәйрәм хуҗалары “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбле, Казан шәһәреннән “Айбагыр”, Питрәч районы Кәвәл авылыннан “Тәңкәләр” чын мәгънәсендә гүзәл җәүһәрләр булдыдар.
Керәшен җыруларыннан күңелләр тулды, сәхнә “чабата” биюләрен көне буе “кабул итте”. Бөтен кешегә дә бәйрәм бит, олысы-кечесе, яшекарты, баласы-чагасы мәйдан уртасында үз булдыклылыгын күрсәтте. “Нардуган” ансамбленең “Каен себеркесе бәйләү” уенын һәм “Яшь каенга теләкләр” композициясен тамашачылар тын да алмыйча бирелеп карадылар.
Биредә инде онытылган йолалар яңартылды. Ансамбль түтиләре, төрле теләкләр теләп, каенны бизәп бетергәч, җырлый-җырлый аны суга агыздылар. Әлеге җыр бүген дә колак төбендә яңгырап тора әле:
Каенны суга агызыйк,
Теләкләр кабул булсын.
Бәйрәмебез гөрләп узсын!
Тройсын котлы булсын!...
“Нәни энҗеләр” конкурсы лауреаты, алты яшьлек Регина Павлованың чыгышы аеруча игътибарга лаек. Кечкенә кызчыкның матур итеп тегелгән милли керәшен костюмыннан булуы сокландырса, шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләве күңелләрне җылытты. Быел бирнә җыю йоласы да бүтәнчәрәк, отышлырак иде. Башка елларда бирнәне яшь егетләр генә җыйса, быел күчтәнәчләрне суккан күлмәкләр өстеннән алмалы алъяпкычлар бәйләгән яшь ханымнар, киленнәр, урта яшьтәге ирегетләр дә җыешты. Ә бу күңелле йоланы үз күзләре белән күреп, ияреп йөргән бала-чагага хуҗалар күчтәнәчләрен таратты: алар ямьяшел чирәмнән конфет җыеп кинәнделәр.
Тройсынны ТР атказанган артисты, “Салават җыр театры” алып баручысы Ядкәр Хабибуллин алып барды. Бәйрәм программасы спорт уеннары, үзешчәннәрнең чыгышлары белән үрелеп барды. Ярышларда катнашучылар гер дә күтәрделәр, кул көчләрен сынаштылар, аркан да тарттылар, әтәч-патшаны да куып тоттылар. 13 яшьлек Подъячев Павел Баландыш Сабантуенда тоткан әтәчен бәйрәмгә бүләк иткән. Бик гайрәтле әтәч булды ул, халык аны куа-куа “ах” итте, әмма узен Казан малае эләктерде. Шулай итеп быелгы бәйрәмебезнең иң яшь спонсоры Павел булды, рәхмәт аңа.
Әлбәттә, бәйрәм күрке - татарча көрәш инде. Тройсынның абсолют батыры булып Тиләҗе авылы егете Сәетов Алмаз калды һәм символик бүләк - тәкәгә ия булды. Ә Субаш авылы яшьләре арасындагы көрәштә армия сафларында хезмәт итеп кайткан яшь көрәшче Петров Алексейга тиңнәр булмады. Кыскасы, авылдашларыбыз, карендәшләребез әнә шулай ата-баба йолаларын онытмыйча яши, аларны сакларга тырыша, бәйрәмнәрне ел да шулай зурлап үткәреп җибәрә.
Туганнар, дуслар! Гомеркәйләр бик тиз үтә, сизми дә калабыз. Яңа туган һәр көннең кадерен белеп, йокыдан исән-сау торганыбызга сөенеп, дус-тату булып яшәсәк иде! Амин.
Зоя Павлова. Субаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев