Изгеләндерелгән су - могҗизалы көчкә ия
19 гыйнвар көнне православие динен тотучылар Качману – Чумылдыру (Крещение Господне) бәйрәмен билгеләп үтә.
Шушы уңайдан районыбызның Шармыш, Карабаян һәсм Субаш авыллары чиркәүләрендә тантаналы гыйбадәт кылу һәм суны аруландыру йоласы булып үтте. Провославин динен тотучы райондашларыбыз изгеләндерелгән сулы бәкегә чумдылар. Мәсәлән, Субаш авылы чиркәвендә узган гыйбадәттә суны Дмитрий атакай Сизов изгеләндерде. Изгеләндерелгән су могҗизалы көчкә ия, чирләгәндә сихәт, шифа бирә диләр. Качману көннәрендә изгеләндерелгән суны күбрәк алып калырга тырышалар.
Субаш авылында узган гыйбәдәт һәм суны изгеләндерү йоласы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев